Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабул итү кампаниясе башланды. Чыгарылыш сыйныфы укучылары кая йөгерә?

Чыгарылыш сыйныф укучыларының «иң кызу» вакытлары. БДИ тапшырып, кайда укырга керергә дигән фикерләр, киләчәккә уй-хыяллар белән яшәгән мәлләре. Борчулы да, күңелләрне җилкендерүче дә чордыр, мөгаен....

Чыгарылыш сыйныф укучыларының «иң кызу» вакытлары. БДИ тапшырып, кайда укырга керергә дигән фикерләр, киләчәккә уй-хыяллар белән яшәгән мәлләре. Борчулы да, күңелләрне җилкендерүче дә чордыр, мөгаен. Киләчәк студентларның, бүгенге абитуриентларның кулларына озакламый мәктәпне тәмамлау турында аттестат, БДИ нәтиҗәләре тупланган сертификат тапшырылачак. Һәм аларның күбесе югары уку йортларына, документларын тапшыру максаты белән, юл тоточак.


 20 июнь көненнән рәсми рәвештә илебезнең барлык югары уку йортларында кабул итү кампанияләре үз эшләрен башлап җибәрде. Әле кулларында өлгергәнлек аттестлары булмаса да, чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре теләгән уку йортларына документларын тапшыра башларга мөмкин.


Һәр уку йортының, белгечлекнең үз таләбе, ләкин тапшырыласы имтиханнар саны әллә ни аерылмый. Россия югары уку йортларының студенты булу өчен, рус теле һәм 2-3 төрле өстәмә предметтан БДИнар тапшырырга кирәк, шулай ук аерым институт, университетлар эчке имтиханнар да уздыра. Уку йортлары оештырган конкурста катнашу мөмкинлеге алу өчен, абитуриентлар Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган минималь балларны җыярга тиеш. Быел минималь балл үзгәрешсез калды, ягъни рус теленнән 36, ә математикадан 27 баллны тәшкил итә. Әмма әлеге баллар аттестат алыр өчен генә туры килә дияргә мөмкин. Мәсәлән, Россиядә иң кәттә саналган МДХБИ (МГИМО) 2017 елда рус теленнән – 70, ә математикадан – 55 балл сораса, ИТУ «ЮИМ» (НИУ «ВШЭ») ким дигәндә математикадан – 75, ә чит телдән – 70 балл җыюны таләп иткән. Димәк, абруйлы университет студенты булу өчен күп көч куярга, имтиханнарга ныклап әзерләнергә кирәк.


Документлар тапшыру тәртибе дә 2017 елдагы кебек, үзгәрешсез кала. Абитуриентлар аттестат һәм сертификатларын 5 югары уку йортына 3-әр белгечлеккә тапшыра алалар.


Республикабызның берничә югары уку йорты билгеләгән минималь баллар  белән дә танышып китик:


КФУ: математика – 27, рус теле – 36.


КДАТУ (КГАСУ): математика – 27, физика – 37, рус теле – 40.


КИТТУ-КАИ (КНИТУ-КАИ): математика – 27, физика – 37, рус теле 37.


КДМУ (КГМУ) – баллар белгечлеккә бәйле 192-283кә кадәр билгеләнгән (3 предметтан).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ