Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрында укытучылар өчен халыкара фәнни-методик семинар уза

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү»  Халыкара фәнни-методик семинары уза. Семинар театр һәм мәгариф структурала...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү»  Халыкара фәнни-методик семинары уза. Семинар театр һәм мәгариф структураларының хезмәттәшлек тәҗрибәсен анализлауга багышланган.  Бу турыда ТР мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Фото: mincult.tatarstan.ru Фото: mincult.tatarstan.ru

Семинарның максаты - драматик сәнгать өлкәсендә хәбәрдар, театр элементларын көндәлек эш практикасында куллана алган педагоглар тәрбияләү. Лаборатория барышында хәзерге заман гомуми белем бирү мәктәбенең төп проблемалары тупланачак һәм драма сәнгатенең төрле аспектлары ярдәмендә әлеге проблемаларны чишү юллары эзләнәчәк.


Чакырылган белгечләр семинар катнашучыларын хәзерге заман театрының уңышлы социаль проектлары белән таныштырачаклар. Лабораториядә Г.Камал исемендәге ТДАТ җитәкчеләре, режиссерлары, актерлары, хезмәткәрләре, КФУ мөгаллимнәре, белем бирү учреждениеләре директорлары чыгыш ясаячак. Барлыгы чарада 800дән артык район (шәһәр) белем бирү бүлекләренең методик хезмәт җитәкчеләре, лицейлар, гимназияләр, мәктәп директорлары, педагог-оештыручылар катнаша.
Семинар Н.Исәнбәтнең И.Зәйниев куелышындагы «Миркәй белән Айсылу»  спектаклен карау белән тәмамлана.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ