Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәбе «Тынычлык күгәрчене» акциясенә кушылды

Халыкара тынычлык көне уңаеннан Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе үтте. Мәктәп укучылары тарафыннан  тематик шигырьләр, җыр-б...

Халыкара тынычлык көне уңаеннан Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбендә «Тынычлык күгәрчене» акциясе үтте. Мәктәп укучылары тарафыннан  тематик шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барган бәйрәм оештырылган иде.  Соңыннан укучылар төрле төстәге шарларга беркетелгән кәгазь ак күгәрченнәрне күккә очырды. Бу күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һаләк булган һәм тылда тир түккән батырларның исемнәре язылган иде.


XGSHZVFF-Ag


 Акция «Җиңү варислары» халыкара берләшмәсе тарафыннан Халыкара тынычлык көнен билгеләп үтү хөрмәтенә 2014 елдан гамәлгә кертелә. Бу чара Россия Федерациясендә, якын һәм ерак чит илләрдә үткәрелә.


«Тынычлык күгәрчене» акциясе чараларының максаты — җир шарындагы барлык балаларның, ата-аналарның йөзләреннән бәхетле елмаю китмәсен өчен кешеләрне тынычлыкка, югалтуларсыз, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышка өндәү. 


LWTE2cjwFVk

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ