Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда быел сабантуй мәйданы кайда һәм ничәү булачак?

Халкыбызның сагынып һәм зарыгып көтеп иң хөрмәтле бәйрәме ул – сабантуй. Казан халкы һәм кунаклары өчен дә бу шулай. Без белә белгән заманнарда мәркәзебездәге җиде районның һәркайсының үз сабантуе мәй...

Халкыбызның сагынып һәм зарыгып көтеп иң хөрмәтле бәйрәме ул – сабантуй. Казан халкы һәм кунаклары өчен дә бу шулай. Без белә белгән заманнарда мәркәзебездәге җиде районның һәркайсының үз сабантуе мәйданы тамашачылар хозурында була торган иде.


Казанның мең еллыгын уздырганнан соң, башкала түрәләре татарның милли бәйрәмен кирәксенми башладылар шикелле. Халкы миллионнан арткан Казан каласында сабантуйны бары бер җирдә – Идел буе районының Каенлыгында әштер-өштер генә үткәреп җибәрүне гадәткә керттеләр. Анысы да гади халык өчен түгел әле. Анысы да әле, башлыча, ниндидер халыкара чарада катнашкан Казан кунакларының күңелен  күрер өчен. Быелгы сабантуй да Казанда футбол буенча  дөнья чемпионатының иң кызган көннәренә туры килә. Белгәнегезчә, ул быел башкалабызда 23 июньдә үтәчәк. Аның шаукымы сабантубызны быел да кыерсытмас микән?» – дип кызыксынучылар да бардыр. Казан сабантуен зарыгып көтүчеләрне сөендерә алабыз. Быел Казанда сабантуй мәйданнары ике урында – узган еллардагы Идел буе районы Каенлыгыннан тыш, Киров районының Аккош күле буенда да үтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә үткән матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева җиткерде. Ике дисәң дә бер түгел инде, тик элеккечә җиде үк тә мәйдан түгел шул әле. Татарның сабантуен Франциягә, АКШка, Австралиягә барып үткәрсәк тә, татарның баш мәркәзе булган  Казанда аңа урын таррак шул...


Фото Tatar-congress.org сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ