Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда география укытучыларының II республика форумы булып узды

Укыту системасына бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәннән соң, мәктәпләрдә география фәне кызыксынучы укучыларның кимүе, бу предметтан БДИ тапшыручыларның елдан-ел сирәгәя баруы, мәктәп педагогларын гы...

Укыту системасына бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәннән соң, мәктәпләрдә география фәне кызыксынучы укучыларның кимүе, бу предметтан БДИ тапшыручыларның елдан-ел сирәгәя баруы, мәктәп педагогларын гына түгел, галим-голамәләрне нык уйландыра, әлбәттә.


DSC_7755


Югыйсә, бик тә мавыктыргыч фән инде үзе. КФУ галимнәре дә бу мәсьәләне уртага салып сөйләшүгә күптәннән җыенып йөриләр иде инде. Һәм менә, ниһаять, сүздән конкрет эшкә күчү сәгате сугар чак җитте.


КФУның Кремль урамы, 6 нчы йортында урнашкан бинасында география укытучыларының II республика форумы булып узды. Әлеге форумны уздыруга КФУның география һәм экологияне укыту-өйрәтү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы, профессор И.Т.Гайсин җитәкчелегендә бер төркем энтузиаст галимнәр алынды һәм шактый нәтиҗәле башкарып та чыкты.


Форумда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Т.Т. Федорова, Мәскәүдән килгән белгеч Э.М.Амбарцумова, КФУ проректоры  Р.Г. Минзарипов, Рус география оешмасының Татарстан бүлеге  җитәкчесе  Д.А.Шиллер катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Болардан тыш, форумда  район мәгариф идарәләре җитәкчеләре, география укытучылары катнаштылар һәм пленар утырышта тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Пленар утырыштан соң, «Түгәрәк өстәл»ләр эше дә шактый җанлы барды.  Аларда «География буенча ТДИ һәм БДИ имтиханнарына әзерлек проблемалары», «2010 елгы ФГОС шартларында география белеме бирүне модернизацияләү», «Мәктәп һәм югары уку йорты шартларында инновацион педагогик технологияләр куллану», «География фәне үсешендә һәм белем бирүдә Рус география оешмасының роле», «Яңа федераль белем бирү стандартлары  шартларында география фәненең кайбер үзенчәлекләре» дигән мәсьәләләр каралды.


Һәр «Түгәрәк өстәл» КФУ галимнәре һәм укытучылары җитәкчелегенә алып барылды. Шулардан берсе – «Яңа федераль белем бирү стандартлары  шартларында география фәненең кайбер үзенчәлекләре» дигәнендә катнашучылар татар телендә  фикер алышты. Анда КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы Җ.Хөсәенов, КФУ доценты, география фәннәре кандидаты, Н.Биктимеровлар форумда катнашкан география  укытучыларына үз уй-фикерләрен җиткерделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, үз эшләренә анализ ясадылар, география  фәнен укыту һәм аның тәрбияви әһәмиятен тагын да арттыру һәм  яхшырту юнәлешендә эшлекле тәкъдимнәрен керттеләр.


             

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ