Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Мәдәният бизәкләре» III этноконфессиональ фестиваль гөрләп узды

Әлеге чара Татарстанда яшәуче төрле милләт кешеләрен бер мәйданга җыеп,  аларның мәдәнияте,  көнкүреше, аш-суы белән менә инде өченче тапкыр таныштыра.Бинага килеп керү белән, фестивальга килгән тамаш...

МОЗАИКАӘлеге чара Татарстанда яшәуче төрле милләт кешеләрен бер мәйданга җыеп,  аларның мәдәнияте,  көнкүреше, аш-суы белән менә инде өченче тапкыр таныштыра.2

Бинага килеп керү белән, фестивальга килгән тамашачыны татар халык көйләрен яңгыратучы инструменталь группа каршы алды. Шул мизгелдән әлеге мәйданда патшалык иткән җылы, үзенчәлекле мөһит  һәр кешене урап алып, фестивальның ахыргы минутларына кадәр җибәрмәде.
34“Мәдәният бизәкләре” ике өлештән гыйбарәт.  Беренче өлеш – күргәзмә, икенчесе – концерт.
Күргәзмә үзе шулай ук икегә бүленгән иде. Бер якта мәдәниятне чагылдыручы  детальләр, өс киемнәре, танылган авторлар китаплары, дин әсбаплары булса, икенче якта — телне йотарлык аш-су ризаклары. Рус, мордва, мари, чуваш, удмурт һәм татар халыкларының аш-су мәдәнияте тәкъдим ителде. 5
6Әлбәттә, өс киемнәрен киеп карау мөмкинлеге юк иде, әмма оештыручылар чыгу юлын тапканнар. Теләучеләр әлеге макетларны кулланып, фотога төшә ала иде. Ризыкларны татып кына түгел, әзерләп тә карап булды. Берәуләр печенье бизәделәр, икенчеләр как төшен төрле тәм-томнар белән баеттылар.


“Яхшылык хаты” тактасында тамашачылар үз теләкләрен истәлеккә язып калдырдылар. Бер сәгать эчендә буш урын калмаган иде.


7Әлеге фестивальне  үз күзләре белән күрергә дип, Сочида барган XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар форумыннан да кунаклар килгән иде. Алар килгәч, башта коридорда кечкенә концерт, флешмоб  һәм “Хәзинә” исемле яңа заманча татар киемнәр коллекциясен тәкъдим иттеләр.8 10Тамаша олы сәхнәдә дәвамын алды.  Концертны  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова ачып җибәрде. “Казан – тыныч шәһәр. Безнең халык һәркемгә дустанә мөнәсәбәттә. Безнең өчен тән төсе дә, күз формасы да м   өһим түгел. Шуңа күрә Тататарстан күпмилләтле республика да инде”?- диде ул. Депутатның сүзләре тамаша барышында тулысынча расланды. Сәхнәдә нинди генә милләт кешесе чыгыш ясамады.. .Зал бер минутка да тынмады, алкышлар чыгыш ясаучыларга көч биреп торды.  Фестиваль татар җыры белән пәрдәсен япты...


Ильяс Баһауов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ