Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Рус теле көне узды

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 219 ел тулган көнне Республика башкаласында зурлап Рус теле бәйрәме узды. Төп чаралар М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы Пуш...

Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 219 ел тулган көнне Республика башкаласында зурлап Рус теле бәйрәме узды. Төп чаралар М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле янында үткәрелде. Монда нәкъ төш вакытында шигырь бәйрәме башланып китте.


WhatsAppImage2018-06-06at154349


Микрофон алдына бер-бер артлы республиканың күренекле шагыйрьләре һәм язучылары күтәрелде. Мәскәүдән килгән кунаклар да чыгыш ясады. Алар арасында “Иске Татар бистәсе” арт-резиденциясе инициаторы һәм кураторы Илдар Әбүзәров, язучы, әдәби тәнкыйтче, академик Павел Басинский да бар иде. Бәйрәмгә килгән чит ил студентлары үзләренең туган телләрендә А.С.Пушкинның әсәрләрен яттан сөйләделәр.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер төркем рәсми затлар белән шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.


Тантананың икенче өлеше М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Аны СССРның халык артисты Василий Лановой ачып җибәрде. Президент Рөстәм Миңнеханов тамашачыларны сәламләп, рус классигының дөнья күләмендә тоткан урыны, республикада аңа багышланган чаралар турында әйтеп узды, иң лаеклы мөгаллимнәргә һәм сәнгать әһелләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорск шәһәре 12 лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Долотова да бар иде. Аңа “Татарстан Республикасы атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.


WhatsAppImage2018-06-06at1543531


WhatsAppImage2018-06-06at1543551 WhatsAppImage2018-06-06at154356

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ