Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда сәләтле балалар өчен мәктәп ачылырга мөмкин

Казанда сәләтле балалар өчен интернат-гимназия булдыру зарур. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында фикер алышу булды.Комит...

Казанда сәләтле балалар өчен интернат-гимназия булдыру зарур. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында фикер алышу булды.
Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә милли белем бирә торган мәктәпләр бик күп күләмдә ябыла. “Үз заманында сәләтле кешеләр Казанга чит төбәкләрдән килде. Шуңа мисал — танылган композитор Нәҗип Җиһанов, язучы Кави Нәҗми һ.б.
Шундый сәләтле балаларны республикага җәлеп итәр өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк”, — диде ул һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминовтан Татарстаннан читтә яшәүче сәләтле татар балалары өчен интернат-гимназия ачырга җыенмыйлармы дип кызыксынды.
Андрей Поминов сүзләренчә, бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр бара һәм әлеге гимназияне кайсы җирдә урнаштыру мәсьәләсе карала. “Аның кирәклеген без беләбез”, — диде урынбасар.
Разил Вәлиев исә үз чиратында: “Мин 7 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта булдым, ул бу фикерне хуплады. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховта булдым, ул да риза. Әмма мәсьәлә әле дә урыныннан кузгалмый. Үз заманында һәр районда шундый мәктәп ачу турында сүз булган иде”, - дип ассызыклады.
17071_pic
Чыганак: http://www.tatar-inform.ru/

Фотосурәтнең чыганагы: http://gossov.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ