Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Татарстан Республикасында Кыргызстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

23 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасында Кыргызстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.Программа кысаларында Татарстанда Кыргызстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен тантаналы ачу, Кыргызстан...

23 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасында Кыргызстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак.


29_952887


Программа кысаларында Татарстанда Кыргызстан Республикасы Мәдәнияте көннәрен тантаналы ачу, Кыргызстан сәнгать осталары концерты, шулай ук кыргыз фильмнарын күрсәтү һәм рәсемнәр күргәзмәсе узачак.


Тантаналы ачылыш һәм концерт 23 июнь көнне 19.00ңз С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үтә.


Концертта Кыргызстанның халык артисты Кәрим Турапов, Кыргызстанның атказанган артистлары Эльнура Самарбекова, Бактыбек Ыбыкеев, халыкара конкурслар лауреатлары Заира Райымбекова, Жениш Ысманов, айзирәк Момунова һәм Саян Исин башкаруында классик оперетталар һәм эстрада җырлары яңгыраячак.


Концерт Асанхан Джумахматов исемендәге Дәүләт зур симфоник оркестры чыгышы белән үрелеп барачак.


Шул ук көнне “Мир” кинотеатрында 16.00дә халыкара кино фестивальләре лауреатлары булган кыргыз нәфис фильмнары күрсәтеләчәк.


Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар кыргыз рәссамнары иҗаты белән дә таныша алачак. 15.00дә Казан Кремлендә урнашкан “Хәзинә” галереясендә алар эшләреннән торган күргәзмә ачыла.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ