Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда төзекләндерелгән цирк бинасы ачылды

Казаныбызда төзекләндерелгән цирк бинасының ачылыш тантанасы узды. Əлеге чарага республикабызның барлык районнарыннан да 1500 күп балалы гаиләләр, Татарстан Республикасы президенты ордены бүәкләнгән а...

Казаныбызда төзекләндерелгән цирк бинасының ачылыш тантанасы узды. Əлеге чарага республикабызның барлык районнарыннан да 1500 күп балалы гаиләләр, Татарстан Республикасы президенты ордены бүәкләнгән аналарның балалары чакырылды.WhatsApp Image 2018-03-16 at 17.20.22 (2) WhatsApp Image 2018-03-16 at 17.20.22
Бер еллык ремонтка ябылып торганнан соң, республикабызның дәүләт циркы кабат үз ишекләрен ачып, тәүге тамашачыларын искиткеч шоу белән каршы алды. Бу гүзәл тамашаны беренчеләрдән булып, күп балалы гаиләләрнең сабыйларына тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов циркның тантаналы ачылышын: «Ремонт эшләре тәмамлануга, Казан циркының беренче тамашачысы, һичшексез, үрнәк, зур гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Чөнки гаилә - ул дәүләтнең терәге, горурлыгы. Бүген цирк заман таләпләренә туры килеп, үз ишекләрен ача», - дип башлады. Ул шулай ук төзүчеләрне һәм проектчыларына рәхмәтен белдерде.
Циркның төзекләндерү-реставрацияләү эшен «Татинвестгражданпроект» белгечләре башкарды, аның дизайн-проектын уйлап табу да аларга йөкләнгән иде. Ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелде. Бинаның эче танымаслык итеп үзгәртелде, барлык фойе, манеж, зал, чишенү бүлмәләре, җәнлекләрнең яшәү урыннары ремонтланды.
Бүген яшь тамашычалар каршында циркның «Фиеста» программасы куелды, алар каршында артистлар, акробатлар, жонглёрлар, клоуннар, гимнастлар, эквилибристлар чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ