Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда үзешчән композиторлар бәйге тотачак

Әле бәйгенең ниндие диген! Үзешчән композиторларның III халыкара фестиваль-конкурсы ул. 2014 елда аның беренчесе уздырылган иде. Узган елгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелсә, быелгысы тата...

Әле бәйгенең ниндие диген! Үзешчән композиторларның III халыкара фестиваль-конкурсы ул. 2014 елда аның беренчесе уздырылган иде. Узган елгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелсә, быелгысы татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен күздә тотып оештырылды. Шуңа да бәйгенең бер номинациясе үзешчән композиторларның Тукай шигырьләренә язган иң яхшы музыкаль әсәрләрне ачыклауны күздә тота.


 
Тик бу конкурс халыкара исемен йөртсә дә, әлегә аны оештыруның төп авырлыгы Казан дәүләт мәдәният институтының энтузиаст мөгаллимнәре җилкәсендә. Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан композиторлар берлеге тарафыннан матди ярдәм дә күрсәтелсә, халыкара бәйге чын мәгънәсендә халыкара статус алыр, Татарстанда үзешчән композиторлар иҗатын үстерүгә һәм танытуга никадәр әһәмият бирелүен ачык күрсәтер иде.
Халыкара бәйге ике турда – апрель аенда башланып, октябрь ахырына кадәр – үтте. Аның I туры читтән торып уздырылды, ягъни һәвәскәр композиторлар иң яхшы музыкаль әсәрләрен – җырлар, инструменталь музыка әсәрләрен – Интернет аша жюрига юллады. 39 заявка алынган. Бу – узган елдагыдан 7 заявкага күбрәк. Араларында Украинадан, Чехиядән дә катнашучылар бар. Жюри бигрәк тә 12 яшьлек Украина кызының конкурска юллаган музыкаль әсәрләрен Гран-прига тәкъдим итәргә җыена.
Әлеге уникаль фестиваль-конкурс заманында Татарстандагы үзешчән композиторларның Риф Гатауллин җитәкчелегендәге «Барлау» оешмасы оеткы салган эшчәнлекне колачлырак мәйданда дәвам иттерү ул. Хәзер инде безнекеләрдән үрнәк алып, быелдан башлап, Мурманскида, Удмуртиядә Башкортстанда да үзешчән композиторларның иҗади бәйгеләрен оештыруга алынганнар.
2 ноябрьдә исә III халыкара фестиваль-конкурста катнашучыларны Казан үзенә кабул итә. Алар өчен күренекле музыка белгечләре катнашында мастер-класслар уздырылачак. Соңыннан Казан дәүләт мәдәният институтында (КДМИ) фестивальдә катнашучыларның музыкаль әсәрләреннән төзелгән Гала-концерт тәкъдим ителәчәк. Әлеге әсәрләрне туплап, махсус җыентык чыгару да күздә тотыла.
Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә бәян иттеләр. Журналистлар алдында әлеге конкурсның жюри рәисе, КДМИ профессоры Маргарита Фәйзуллаева, проект авторы, КДМИның кафедра мөдире Татьяна Гордеева, халыкара конкурслар лауреаты, яшь композитор Алсу Абдуллина чыгыш ясады.

Таһир САБИРҖАНОВ.


71937d6bc0
Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная III Международному конкурсу самодеятельных композиторов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ