Логотип Магариф уку
Цитата:

Казаннан 5 яшьлек татар кызы Халыкара конкурста Гран при яулаган

Болгариянең Созополь шәһәрендә халыкара Little Miss and Mister Planet балалар конкурсы тәмамланды, дип хәбәр ителелә Казан мэриясе порталында. Фото: kzn.ruЭкология проблемаларын үз эченә алган бәйгедә...

Болгариянең Созополь шәһәрендә халыкара Little Miss and Mister Planet балалар конкурсы тәмамланды, дип хәбәр ителелә Казан мэриясе порталында.


Фото: kzn.ru Фото: kzn.ru

Экология проблемаларын үз эченә алган бәйгедә Татарстан башкаласыннан Эмилия Гарипова, Дарья Никонова һәм Сәмирә Сафина үзләренең хәйрия проектларын яклады. Шул рәвешле алар республиканы халыкара дәрәҗәдә танытты һәм конкурсның төп призларына лаек булды.


Яшь татарстанлылар Болгария, Бразилия, Венгрия, Румыния, Россия, Грузия, Казахстан, Филиппин, Көньяк Африка Республикасы һәм Һиндстан кебек илләрдән килгән конкурстантлар белән ярышты.


12 ел дәвамында ел саен уздырыла торганган конкурс нәтиҗәләре буенча 5 яшьлек Эмилия Гарипова төп бүләккә – «Little Miss Planet 2018» Гран-приена лаек булды. Ә 11 яшьлек Сәмирә Сафина һәм 8 яшьлек Дарья Никонова Little princess of Planet 2018 мактаулы титулларын яулады.


Хәзер әйләнә-тирәне саклау һәм планета экологиясе проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү нәни Татарстан патшабикәләренең төп бурычларыннан берсе булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ