Логотип Магариф уку
Цитата:

Кемнең генә мондый чарада катнашасы килми икән?!

Биләрдә «Сәләт»нең чираттагы форумы - ARTS BILER FORUM уза. Әлеге форумның максаты - сәләтле балаларның һәм яшьләрнең музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау һәм гамәлгә ашыр...

IMG-20180629-WA0031Биләрдә «Сәләт»нең чираттагы форумы - ARTS BILER FORUM уза. Әлеге форумның максаты - сәләтле балаларның һәм яшьләрнең музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау һәм гамәлгә ашыру платформасын булдыру.IMG-20180629-WA0032 Бүген журналистлар да әлеге чарага килеп, сәяхәт кылды.
Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка регионнарыннан килгән 1200дән артык сәләтле бала һәм яшьләр катнаша икән. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Балалар уңайлы палаткаларда яши, яхшы туклана, төрле мастер-классларда, чараларда катнаша, үзен иҗади яктан үстерә һәм, әлбәттә, яңа дуслар таба. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, монда балаларны һәр җирдә, һәрьяклап үстерергә тырышалар. Мәсәлән, биредә сәлкешләрне укырга өндәп тора торган «у»,«к»,«ы» сүзен җыеп ясалган китаплар киштәсе бар.IMG-20180629-WA0033


Шулай ук монда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максаты белән төрле чүпләрне аерым савытларга ташлау гадәткә кертелгән. Белемемне арттырыйм дисәң, чатырларга карау да җитә. Аларда төрле ханнар турында язылган кыскача мәгълүмат белән танышырга була.
Биләр җирлегендә үзенә күрә бер җылы, күңелле, яшьләрчә мохит хөкем сөрә. Балалар шат, димәк алар канәгать.IMG-20180629-WA0030


ARTS BILER FORUM кысаларында биредә «Тренд буларак милли сәнгать» темасына багышланган пленар дискуссион сессия булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Россия актеры, кинорежиссер, бию сәнгате белгече Егор Дружинин, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Россиянең эстрада җырчысы, «Голос» телевизион шоу финалисты Эльмира Кәлимуллина, композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Россия Композиторлар Союзы әгъзасы Эльмир Низамов, «Үзгәреш җиле» проектының вокал буенча педагогы, «Голос» телевизион шоу ярымфиналисты Ксения Коробкова катнашты. Алар милли музыка, бию, театр, кино турында фикер алышты һәм иҗади сәлкешләргә үз теләкләрен җиткерде. Теләкләр бер: тормышта үз юлыңны, яраткан эшеңне табарга һәм бернигә дә карамый алга барырга!IMG-20180629-WA0029


«Үз-үзегезгә ышаныгыз! Бернидән дә курыкмагыз! Булдыра алмаслык нәрсә юк. Әгәр син башкаларның нәрсә әйтүенә карамыйча, үзеңнең булдырачагыңа, максатыңа, үзеңнең киләчәгеңә ышанасың икән, Аллах сиңа ярдәм итәчәк. Барысы да сезнең үзегездән тора», - диде Дамир Фәттахов.


Әлеге форумда катнашу һәркемдә дә балачагына кайту теләге тудыргандыр, мөгаен. Кемнең генә мондый чарада катнашасы килми икән?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ