Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Казанда төрле чаралар үтәчәк

3 нче декабрь көнне билгеләп үтеләчәк инвалидлар декадасы кысаларында республикада төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Мәсәлән, әлеге көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында «Искусс...

3 нче декабрь көнне билгеләп үтеләчәк инвалидлар декадасы кысаларында республикада төрле чаралар үткәрелү күздә тотыла. Мәсәлән, әлеге көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында «Искусство добра» социомәдәни форумы, 7 декабрьдә шунда ук тантаналы чара үткәреләчәк, 8 декабрь көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында сәламәтлеге чикләнгән хатын-кызлар арасында үткәрелгән «Татарстан энҗесе» республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак. 15 декабрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Кулга-кул тотыныйк, дуслар иҗади фестивале  булуы көтелә.


«Инвалидларның федераль реестры» мәгълүматларына караганда, Татарстанда 287 377 сәламәтлеге чикләнгән кеше яши, аларның 14 706сы – балалар. Республикабызда аларга зур игътибар күрсәтелә. Татарстанда 2011 елдан «Уңайлы тирәлек» («Доступная среда») проекты гамәлгә ашырыла башлады. 2011-2017 еллар дәвамында 800 дән артык объектта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырылган. Шулай ук хезмәткә сәләтле инвалидларны укыту һәм эшкә урнаштыру буенча да эшчәнлек алып барыла. 2017 ел башыннан  сәламәтлеге чикләнгән 2597 кешегә  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә һөнәр сайлау, эшкә урнашу, һөнәри белем алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтелгән.  Бүгенге көндә республикабызда 80,2 мең эшкә сәләтле инвалид яши, аларның 24 меңе эшли.


Соңгы 12 ел эчендә ветераннар, инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләрнең яшәү шартларын яхшыртуга федераль бюджеттан 1 298, 16 млн сум акча бүленеп бирелгән.


Республикабызда  мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен 13 һәм инвалидлар өчен 7 тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Ел саен бу оешмаларда 13 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә карата тернәкләндерү чаралары булдыру буенча Татарстан  Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урында тора.


WhatsApp Image 2017-11-30 at 15.17.29


Бу хакта Халыкара инвалидлар көне уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы сөйләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ