Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара олимпиадада бронза медаль алган татарстанлы Ә. Сәхәбиев: “Киләсе елга алтын яулыйым!” – ди

Россиядә беренче тапкыр уздырылган XXVIII Халыкара олимпиадада (IOI – 2016) безнең команда уңышлы гына чыгыш ясады. Көндәшлек бик көчле булса да, россиялеләр барысы да медальле булды. Сигез укучының ө...


Россиядә беренче тапкыр уздырылган XXVIII Халыкара олимпиадада (IOI – 2016) безнең команда уңышлы гына чыгыш ясады. Көндәшлек бик көчле булса да, россиялеләр барысы да медальле булды. 



Сигез укучының өчесе алтын медальгә лаек дип табылды. Гомумкоманда исәбендә Кытай укучыларына гына бирешеп, икенче урын алуга ирештеләр.
Россия командасында Татарстан укучысы да бар иде. Әсхәт Сәхәбиев КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда белем ала. Егет быел унынчы сыйныфка гына бара. Ул 87 урын алып, бронза медаленә лаек булды.

-Олимпиадада яуланган урыным белән бик үк канәгать түгелмен. Яхшырак чыгыш ясый алыр идем. Россиядә бердән-бер лаеклы урын – ул алтын медаль. Чөнки безнең команда иң көчлеләрдән санала һәм һәрчак алтыннар гына яулый. Күбрәккә ирешәсе килә иде. Информатика белән мин бишенче сыйныфтан ук шөгыльләнә башладым. Әлеге олимпиадага әзерлек ике еллап барды. Шундый дәрәҗәле ярышларда катнашу бераз куркытты. Биремнәр дә шактый катлаулы иде. Киләсе елга алтын яулыйсым килә, – диде Әсхәт.

c07d03c14dfac2bfb6fb764e8c6826e0_L



Чыганак: http://shahrikazan.com/2015-01-23-10-44-31/item/16818-halyikara-olimpiadada-bronza-medal-algan-tatarstanlyi-%D3%99-s%D3%99h%D3%99biev-%E2%80%9Ckil%D3%99se-elga-altyin-yaulyiyyim%E2%80%9D-%E2%80%93-di.html

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ