Логотип Магариф уку
Цитата:

Кич утырып, сөлге чиктем...

Сөлге чигү – татар халкының элек-электән килгән милли кул эшләренең берсе. Чиккән сөлге һәр бәйрәмнең, һәр гореф-гадәт, йоланың мөһим элементы саналган. Сабантуй бәйрәмеме ул, туй йоласымы – берсе дә...

Сөлге чигү – татар халкының элек-электән килгән милли кул эшләренең берсе. Чиккән сөлге һәр бәйрәмнең, һәр гореф-гадәт, йоланың мөһим элементы саналган. Сабантуй бәйрәмеме ул, туй йоласымы – берсе дә чиккән сөлгесез үтмәгән. Яшь кызлар кечкенәдән үк чигү серләренә төшенеп үскән, һәм кияүгә чыкканчыга кадәр сөлге чигеп, бирнә туплау аларның бурычы булган.


DSC_1026


Күптән түгел Сарманның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, әлеге милли гореф-гадәтне югалтмау, яңадан кайтару максаты белән, «Сөлге туе» бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Олысы-кечесе, кич утырып, сөлге чиккән. Өр-яңа, бизәкле меңнән артык тастымалның (Сарманча әйткәндә) биш йөз сиксән бише бәйрәм үткәрү өчен сайлап алынган. Ак яулыклы әбиләр исә кадерләп сакланган сөлгеләрен сандык төпләреннән чыгарган.


Гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар Сарманда. Казан кунакларын да район чигендә гармун моңы, җыр, чәкчәк белән чибәр кызлар һәм ханымнар каршы алды. Иң беренче эш итеп «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Дания Зиннәтуллина артыннан «Шәфкать» үзәгенә юл тоттык. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә торган бу үзәктә тернәкләнү үтүче кешеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Үз мунчасы, тегермәне, яшелчә бакчасы, татар мили өе музее бар. Хәтта тиеннәр дә үрчетәләр. Үзәк директоры Гөлнара Хуҗина әйтүенчә, тиеннәргә карап тору, алар белән «аралашу» күңелне тынычландыра.


Сарманда 2016 елда «Татар Илеге» яр буе паркы ачылган. Без дә булдык анда. Биредә дә кунакларны моңлы татар җырлары, биюләре белән каршы алдылар. Ике яклап «Татар халык ашлары», «Көзге муллык», «Ләке керәшеннәре», «Нөркәем», «Рябинушка», «Татар ихатасы», «Сөлге чигү тарихы» күргәзмәләре урнашкан иде. Төрле мили тәм-том, көзге уңыш, чигү, никахлашу күренеше, төрле мастер-класслар дисеңме – барысы да сарманлыларның үткәндәге матур йолаларны бүгенге таләпләргә яраштыру юлыннан баруын раслап тора.


DSC_1048


Район үзәгендә урнашкан Җәмигъ мәчетенә дә кереп чыктык. Сәет (Рамил) хәзрәт Хәсәнов Җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчет каршында «Бәрәкәт» дип аталган балалар мәйданчыгы оештырганнар. Ул гадәти бакчалардан шул ягы белән аерыла: нәниләр биредә иртәнге сигездән көндезге икегә кадәр генә тәрбияләнә. Сәет хәзрәт фикеренчә, сабый күбрәк әнисе янында булырга тиеш. Әлеге мәйданчыкта бәләкәчләр, балалар бакчасы программасыннан тыш, дин сабакларын өйрәнә, шулай ук аларга татар, рус, инглиз, гарәп телләре укытыла. Хәзерге вакытта монда өч яшьтән җиде яшькә кадәр егерме сабый йөри. Шул кечкенә малайларны – түбәтәйдән, кызларны яулык-калфактан, алъяпкычтан күрү, алар тарафыннан укылган догалар, матур шигырьләрне ишетү һәрберебез күңеленә сары май булып ятты.


Кунаклар өчен бик зур сәяхәт әзерләгән сарманлылар. Чираттагы тукталышыбыз «Лилия» балалар бакчасы иде. Монда тәрбияләнүче сабыйлар кечкенәдән үк чигү серләренә өйрәнә икән. Нәни генә кулларына энә тотып, ап-ак тукымага бизәкләр төшереп утыручы кызларны күрү ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Гаҗәп бит! Районда яшәүче бар кеше – кечкенә балалардан алып әбиләргә кадәр бөтенесе дә чигү белән шөгыльләнә!


Иске Кәшер авылында урнашкан «Кырык чишмә»дә «Аулак өй», «Кыз ярәшү», «Милли көрәш», кер чайкау һәм башка күренешләр күрсәтелде. Сәяхәтебез соңында, район мәдәният йортында оештырылган остаханәләрдә булып, яңа чигү төрләре белән таныштык.


Сарман халкы оештырган бу бәйрәм татарның милли гореф-гадәтләрен, онытылып барган йолаларын күрсәтеп кенә калмады. Ул көнне бәйрәмдә булган һәркем, халкыбызның үткәненә кайтып, горурлык хисләре кичергәндер, минемчә. Әлеге очрашу килгән кунаклар, ата-ана, балалар өчен дә үткәннәрне барлау, әби-бабайларыбызның безнең көннәргә килеп ирешкән мирасын саклап, киләсе буынга тапшыру амәнәтенә тугрылык үрнәге булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ