Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе елда мөгаллимнәрнең август киңәшмәсе кайда уза?

2017 нче елгы август киңәшмәсеҺәр уку елы башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә еллык эшкә нәтиҗәләр ясала, а...

2017 нче елгы август киңәшмәсе 2017 нче елгы август киңәшмәсе

Һәр уку елы башланыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә еллык эшкә нәтиҗәләр ясала, алга таба бурычлар билгеләнә. Киләсе елда мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм  август киңәшмәсе Кукмара районында уздырылуы мәгълүм булды. Бу хакта “Мәгариф” журналына Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мияссәр улы Мансуров хәбәр итте.


– Быелгы август киңәшмәсе район күләмендә игълан ителгән 2018 ел – Халык мәгарифе елы темасына багышлана. Бу теманы күтәрүебез очраклы түгел. Кукмара районы – күпмилләтле район. Саннарга күз салсак, барлык халыкның 78 % ын – татарлар, 5 % ын –руслар, 14 % ын удмуртлар, 3% ын марилар тәшкил итә. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә үз эшчәнлеген дәвам итә, татар мәктәпләрен дә саклап калдык. Районда 29 җирлектә 32 төп һәм урта мәктәп эшләп килә. Кукмара – кәсепчеләр районы: итекләре, савыт-сабалары, кием-салымнары белән тирә-якта гына түгел, дөнья күләмендә дан тота. Шулай ук спорт, мәдәният өлкәсендә дә безнекеләр сынатмый, уңышларыбыз күп. Бездә татар, рус, мари, удмуртлар гомер-гомергә дус яши, педагогик кадрлар да үзебезнең җирлектән. Укучылар да төрле телләрдә җиңел аралаша. Соңгы вакытта телләр укытуда  туган вазгыять – әлбәттә, күңелсез хәл. Шуңа да карамастан, безнең районда бер генә укытучы да эшсез калмады, дәресләр планлаштырылганча дәвам итә. Алга таба Мәскәү белән үзара килешү булыр, якын киләчәктә билгесезлеккә нокта куелыр дип өметләнәбез, – диде  Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева белән булган сөйләшү барышында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ