Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе елда Республикабызда исерткеч эчемлекләр сатыла торган сәүдә нокталары тулысынча ЕГАИС* белән тәэмин ителәчәк

Иркутск шәһәрендә булган фаҗигале хәлләр уңаеннан бүген «Татаринформ» матбугат агентылыгында, кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала, хәтта аның тормышы өчен куркыныч тудыра торган спиртлы эчемлекләрне в...

Иркутск шәһәрендә булган фаҗигале хәлләр уңаеннан бүген «Татаринформ» матбугат агентылыгында, кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала, хәтта аның тормышы өчен куркыныч тудыра торган спиртлы эчемлекләрне вакытында ачыклау һәм аларның законсыз әйләнешен булдырмау максатыннан, республикада алып барылган эшләргә багышланган матбугат конференциясе булды.


 

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлеге башлыгы Ринат Касыйм улы Акчурин республикада бу юнәлештәге эшләргә гомуми күзәтү һәм йомгак ясап узды.



Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы урынбасары Рөстәм Әсгать улы Арсланов, Татарстан республикасы тарафыннан халык телендә «фанфурик» дип аталып йөртелгән спиртлы эчемлекләр сатуны ил күләмендә тыю, я булмаса аларга да акцизлар кертү тәкъдиме белән чыгуларның игътибарсыз калдырылуын искәртте. 2017 ел башында исерткеч эчемлекләрне сату белән шөгыльләнә торган сәүдә йортларының тулаем, ягъни 100 процентка ЕГАИС белән тәэмин ителешен ассызыклап, составында спирт булган барлык төр товарларны да шушы система аша контрольгә алу ихтыяҗы барлыгына игътибар юнәлтте.



Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе социаль-гигиена мониторингы бүлеге җитәкчесе Әлфия Абдулла кызы Титова, төрле өлкәләрдә, башлыча косметикада кулланыла торган спиртлы сыеклыкларның соңгы вакытта сәүдә нокталарыннан күпләп экспертизага алынуын, тикшерү нәтиҗәләренең киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителә килүен билгеләп үтте. Шунысы куанычлы: Иркутск шәһәрендә 80гә якын кешенең үлеменә китергән метил спирты тикшерелгән бер генә үрнәктә дә табылмаган.



*Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү күләмен һәм әйләнешен дәүләт контроленә алу өчен билгеләнгән Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы.


 
Видео: пресс-конференция о принимаемых мерах по выявлению и пресечению нелегального оборота спирта

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ