Логотип Магариф уку
Цитата:

Киләсе елга татар журналистлары өчен бюджетта бакалавр урыннары булмый

Татар журналистлары өчен бюджетта киләсе елга бакалавр урыннары булмый. Бу мәгълүматны Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры, социолог...

Татар журналистлары өчен бюджетта киләсе елга бакалавр урыннары булмый. Бу мәгълүматны Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры, социология фәннәре кандидаты Леонид Толчинский раслады һәм бу җәһәттән үзенең борчылуын белдерде.


0586


“Мәктәптән үк журналист булырга хыялланган авыл баласы өчен бюджет урыны булмау - аяныч хәл”, – диде Институтның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин.


Быел бакалавриатка имтиханнар төгәлләнгән – дүрт бюджет урынына өч кыз һәм бер егет алынган. “Конкурс бик зур иде. Дүрт бюджет урынына 57 гариза керде”, – ди Васил Гарифуллин.


Укырга керүче дүрт кешенең икесе – конкурс аша үтүчеләр. Чулпан Гарифулина “Алтын каләм”дә җиңүчесе булса, Ильяс Багауов Бөтенроссия конкурсы аша үткән егет. Исемлектә үзләрен журналистикада сынап караган Раилә Мадиярова белән Миләүшә Гафурова да бар.


Килешү буенча татар журналистикасына ун кеше кергән. “Түләп укуның бәясе - елга 116 мең сум. Авыл баласы өчен бик - зур сумма инде”, – ди борчылып Васил Гарифуллин.


Ул киләсе елга магистратурада бюджет урыннарының артуын әйтте. Димәк, татар журналисты булу өчен башка юнәлештә белем алып, укуны магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар.


“Бюджет урыннары булмый, дип анысы ел саен әйтәләр, мин әле яхшыга өметләнәм. Булачак, дип уйлыйм”, – ди быел магистратурага имтиханнар тапшырган Гүзәлия Гыйниятуллина. Ул киләчәктә үзе татар журналистикасында укытырга хыяллана һәм татар журналистикасының якты киләчәгенә ышана.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ