Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап исе, китапханә исе, кәгазь исе...

Бүгенге көндә ничә кеше китап укый? Гомумән, китап җене кагылганнарны эзләп табып буламы? Бу сорауларга төгәл генә җавап биреп булмый. Бүгенге көндә китапханә китап укып утыручылардан тулып тормый, ки...

Бүгенге көндә ничә кеше китап укый? Гомумән, китап җене кагылганнарны эзләп табып буламы? Бу сорауларга төгәл генә җавап биреп булмый. Бүгенге көндә китапханә китап укып утыручылардан тулып тормый, китап кибетләрендә дә чират торучылар юк диярлек. Ә шулай да, заманалар үзгәреп, компьютер-интернет барлыкка килүгә карамастан, бүген дә басма китап укучылар аз түгел икән. Үткәрелгән кечкенә генә сораштыру нәтиҗәләре буенча, 25 кешенең, егермесе «китап укырга яратам» дип җавап бирде. Димәк, өмет бар.WhatsApp Image 2017-10-12 at 11.26.22


Күп кешедә электрон китап бар хәзер. Әлбәттә, гадәти китап укып ияләнгән кеше өчен, аңа күнегү авыр булырга мөмкин яки ул аны бөтенләй дә кабул итми. Чөнки китапның бит аның үз исе, аны укуның үз тәме бар. Китап исе, китапханә исе, кәгазь исе. Күпме кеше шул кәгазь китапны укып, әсәр дөньясына чумган, геройлар белән бергә яшәгән.


Басма китап уку күпкә күңеллерәк. Әмма китаплар да хәзер бик кыйммәт. Кибеттә китап киштәләре кырыеннан узганда алырга теләгән китабыңны табасың, тик аның тешли торган бәясен күргәч, китапка сузылган кулыңны кире алырга мәҗбүр буласың. Шул рәвешле, хәзерге заманда электрон китап уку кулайрак була башлады. Электрон китапларның уңай яклары да бар:


- экономия. Теләгән китабыңны укыр өчен акча туздырырга кирәкми. Әгәр ул китап интернетта бар икән, җайланмаңа күчерәсең дә, рәхәтләнеп укыйсың;


- текстның форматын үзгәртеп була. Ягъни, мәсәлән, текстның шрифтын зурайтырга яки кечерәйтергә мөмкин;


- күтәреп йөртергә уңайлы. Электрон китап гадәти китаплардан җиңелрәк була, үз эченә берничә китапны сыйдыра;


- текстта төрле тамгалар калдырырга мөмкин. Кирәкле урынны билгеләп кую өчен карандаш кирәкми һ.б.


Бүгенге көндә шулай ук аудиокитаплар да бик популяр. Нинди дә булса физик эш белән мәшгуль булганда, транспортта барганда яки ял итеп торганда колагыңа наушник киясең дә, рәхәтләнеп тыңлыйсың. Ике куянны берьюлы эләктерәсең, димәк.


Нәрсә генә дисәк тә, бүгенге көндә теләгән кешегә китап укыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Шуңа күрә рәхәтләнеп укырга да укырга инде...


Эльвира Зиннәтуллина,


татар теле һәм әдәбияты укытучысы:


Мин үзем китап укырга бик яратам. Рус, татар язучыларының әсәрләрен дә бик яратып укыйм, чит ил язучыларын да хөрмәт итәм. Соңгы укылган әсәрем – инглиз язучысы Чарльз Диккенсның «Домби и сын» романы. Ул миңа бик нык тәэсир итте, бик мәгънәле әсәр. Ә татар әдәбиятыннан соңгы укылган әсәрем – Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте булды. Бу әсәр мине бик нык тетрәндерде. Әсәр чынбарлык турында язылган. Ул миңа шул ягы белән ошады. Гомумән, мин чынбарлык, кешенең тормышы турында язылган әсәрләрне үз итәм.


«Кәгазь китапмы, электрон китапмы?» дигән сорауга мин, әлбәттә, «Кәгазь китап» дип җавап бирәм. Мин үзем электрон китап укырга яратмыйм. Чөнки, әле яшь булсам да, безнең буын балачакта, яшүсмер чакта электрон китап күреп үсмәде. Шуңа күрә кәгазь китапка ияләнелгән. Барыбер кәгазь китап укуның ниндидер романтикасы бар. Икенче яктан, электрон китапның файдасы да сизелә. Бүгенге көндә балаларга, яшьләргә дә электрон әсбаплар куллану күпкә уңайлырак. Кайбер статистик мәгълүматларга караганда, электрон китапларның кулланышка керүе Россиядә китап укучыларның саны артуга китергән.


Китап уку, әлбәттә, кирәк. Беренчедән, ул сүз байлыгын арттыра. Ә бу безнең гади көнкүреш өчен дә бик әһәмиятле. Чөнки китап укыган, әдәби телдә үз фикерен дөрес һәм матур итеп җиткерә тораган кешене тыңлау һәрвакыт рәхәт. Икенчедән, китап уку кешене интеллектуаль яктан баета.


Камилә Һәдиуллина,


10 нчы сыйныф укучысы:


Мин китап укырга яратам. Әмма уку чорында, кызганычка каршы, мәктәп программасы әсәрләреннән тыш китап укырга вакыт калмый. Шунлыктан каникул вакытларыннан файдаланам. Мин классик рус, чит ил әдәбиятларын укырга яратам. Л.Толстой, А.Пушкин, М.Булгаков әсәрләре аеруча ошый. Соңгы укыган китабым – Н.Гогольның «Невский проспект» әсәре.


Минем өчен кәгазь китап уку уңайлырак. Шуңа күрә мин мөмкинлек чыккан саен китап сатып алырга яратам. Кәгазь китап укыганда, аның исен тоеп, әсәрдәге материаль дөньяны уч төбеңдә тотып торган кебек, ләззәтләнеп укыйсың.


Зөлфия Ибләминова,


1 курс магистры:


Мин китап укырга бик яратам. Үзебезнең татар язучыларыныкын да, чит ил язучыларының әсәрләрен дә үз итәм. Күптән түгел Джейн Остинның бик укыйсы килеп йөргән «Гордость и предубеждение» романын укып чыктым. Хәзер Орхан Памук китабын укырга җыенам. Аның әсәрләрен күптәннән укыйсым килә иде. Татар язучыларыннан Һ.Такташ иҗатын яратам, Ә.Еники әсәрләрен үз итәм. Яраткан әдипне аерып әйтүе кыен. Язучының бер әсәре бик тә ошарга мөмкин, ә икенчесе кайвакыт күңелгә ятмый.


«Нинди китап укыйсың?» дигәндә, миңа кәгазь китаплар уку ошый. Кулымда нәкъ менә чын китап булуы кирәк. Электрон булганнарын да укырга туры килә, әмма күбрәк сатып алып укыйм.


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ