Логотип Магариф уку
Цитата:

Комыргуҗада – юбиляр гаиләләр бәйрәме

Әллә мәшһүр мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани якташлары булгангамы, ай-һай, «мөгез чыгарырга» ярата да инде Комыргуҗа урта мәктәбендәгеләр. Ничекме?! Хәзер белерсез...Киләсе елга күренекле илаһият гал...

Әллә мәшһүр мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗани якташлары булгангамы, ай-һай, «мөгез чыгарырга» ярата да инде Комыргуҗа урта мәктәбендәгеләр. Ничекме?! Хәзер белерсез...


Киләсе елга күренекле илаһият галиме, тарихчы якташларының 200 еллык юбилее. Быел исә Россиядә ЗАГС хезмәте оешуга 100 ел. Ә Комыргуҗаның быел үзендә юбилейларның әле ниндиләре генә диген!..


техникум комыргужа 2 025


Мәктәп коллективы, район ветераннар советы белән киңәш-табыш итешкәннән соң, быел үз авылларындагы үзләренең 10, 20, 30, 40, 50 еллык гаилә юбилейларын билгеләп үтүче, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәүче пар канатлы күркәм гаиләләрне барлап, аларны бүген мәктәпкә –«Гаилә бәйрәме»нә зурлап дәште.


IMG_6478


Биш гаилә. Һәркайсы соклангыч язмышлы аларның. Туган җирдә, туфрактан аерылмыйча, хезмәтттән тәм табып, олыны – олы, кечене кече итеп санап, соклангыч гаилә тормышы юлы узган алар. Берсеннән-берсе уңган, булган ул-кызлар тәрбияләп үстергән үзләре! Әйтик, Төрекләр авылыннан Дания апа белән Таһирҗан ага Шаһиевлар инде әнә 50 ел бергә!


техникум комыргужа 2 036 Замананың төрле чорын акыл белән кичереп, мәхәббәтне җилкән итеп алып, олы тормыш үткән бу гаилә улларының өчесен үзләре кебек эшчән, кешелекле, миһербанлы итеп үстергән. Хәзер инде үзләре – сигез оныкның яраткан әби-бабасы.


IMG_6419


Әнә сәхнә түрендәге Гөлсинә апа белән Рафаэль абый Мөхәммәтҗановларның исә быел гаилә корып яши башлауларына быел 40 ел. Хезмәт сөючән, тырыш гаилә. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Кызлары Энҗе белән Зилә дә, уллары Роберт та Мөхәммәтҗановларның гаилә корабы кыйбласына тугры калганнар.техникум комыргужа 2 034


Быел үзләренең зөбәрҗәт, бронза һәм гөлчәчәк туйларын билгеләп үтәргә җыенган Әлфинур апа белән Әхтәм абый Зиннәтуллиннар, Гөлзия һәм Марат Латыйповлар, Ләйлә һәм Данис Шаһиевлар да – Әтнә төбәгенең йөзек кашына торырдай күркәм гаилә башлыклары. Аларның үтемле чыгышлары, киңәш-табышлары, тормыш тәҗрибәсе киләчәктә үзләре үк гаилә учакларын тергезергә тиешле өлкән сыйныф укучыларына кичә барышында чын мәгънәсендә тормыш китабы булып барып ирешкәндер. Һәркайсына бүгенге кичәнең мөхтәрәм кунакларына хас булган күркәм гаиләләр корып, милләтебезгә, туган төбәкләренә игелекле хезмәт итәргә язсын иде.IMG_6421


Кичә бәйрәм кунаклары хөрмәтенә мәктәп укучыларының җыр-биюе белән үрелеп барды. Юбиляр гаиләләргә махсус әзерләнгән тортлар бүләк итеп бирүләре үк бәйрәмгә үзгә рух өстәде.IMG_6445


техникум комыргужа 092


Фотосурәтләр авторы: Фәридә Филатова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ