Логотип Магариф уку
Цитата:

«Күркәм гаилә - 2016» Арчада узды

Арча районы Иске Иябаш авылы Мәдәният йортында «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесенең район туры гөрләп узды. Бәйгедә көч сынашкан дүрт гаиләнең һәркайсы үзенчәлекле иде. Җәмгыятьнең нигезе тотрыклы га...

Арча районы Иске Иябаш авылы Мәдәният йортында «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесенең район туры гөрләп узды. Бәйгедә көч сынашкан дүрт гаиләнең һәркайсы үзенчәлекле иде.


 


Җәмгыятьнең нигезе тотрыклы гаилә дип әйтергә остарып киттек. Хак сүзләр. Ә менә гаиләне үрнәк итү рецептын берәрсе беләме? Авылда яшәүче матур парларны гына алыйк. Журналда күренер өчен генә култыклашып, елмаеп фотога төшеп йөрерме алар? Юк, әлбәттә. Анда күркәм гаилә булып чынлап торып яшәргә кирәк! Һәр гамәлең уч төбендәге кебек күренеп торган авыл бит ул! Моның шулай икәнлегенә өченче ел рәттән уздырыла торган «Күркәм гаилә» бәйгесен үткәрә башлагач, тагын бер кат инандык.



Арча районының Курса Почмак авылыннан Ралиф һәм Сәрия Фәсхиевләр гаиләсенең биш баласы бар! Сәхнә тоткан әти-әнисе кебек, һәркайсы җыр-моңга гашыйк. Юкка гына чыгышларын якташ шагыйрьләре Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган авылым» җыры белән башламаганнардыр. Яңа Кырлай авылыннан Шәрәфетдиновлар да җыр дигәндә, ут уйната. Фоат абый белән Гөлзада апа өч ул үстерә. Әни кешегә Ходай тавышны да биргән! Ташкичү авылыннан Илнар һәм Гүзәлия Хәкимовлар да кимен куймый. Гүзәлия апаның кызына 10 ай чагында тол калганын күзаллау да кыен. Язмышыдыр: чечен сугышында катнашып чәчләренә яшьли чал төшкән Илнар абыйга кияүгә димлиләр аны. Әнә хәзер буй җиткән кызын, ике улын җитәкләп, гаиләсе белән сәхнәгә менгән. Бу гаилә 15 буын шәҗәрәсен дә белә! Кул эшләренә дә осталар. Бисердан, кәгазьдән искиткеч үрнәкләр күрсәттеләр! Ашабаш авылыннан Рәхимулла һәм Сәрия Хәйруллиннарны да язмыш башларыннан гына сыйпап торган дисезме әллә? 12 ел бергә яшәсәләр дә, балалары булмаган. 2006 елда ниятләп, очы-кырые күренмәгән кәгазь эшләреннән дә курыкмыйча, балалар йортына юл тота алар. Бертуган Женя белән Кириллга ул чакта 5-6 яшьләр чамасы гына була. «Өебез ямьләнеп китте. Сөенеп, чаба-чаба кайттылар», - ди гаилә башлыгы. Хәзер менә ел саен балаларны алып кайткан 4 декабрьдә туганнар бергә җыелып, мәҗлес үткәрәләр икән. Егетләр көрәш белән мавыга, призлы урыннар да яулый. Сәхнәдә татар киемнәреннән чыгып, «Эх, сез матур кызлар!» – дип өздергәндә, халык гөрләтеп кул чапты.



Ә Казанда узасы финалга Хәйруллиннарны чакырдык. Арча төбәгендә күркәм гаилә булып яшәү серләрен бөтен республикага алар күрсәтәчәк.



Руфия ФАЗЫЛОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ