Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдәни мирасны буыннан-буынга...

Татар федераль милли-мәдәни үзәге 2016 елда тормышка ашырыла килгән «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәдәни мирас: гасырдан гасырга» проекты кысаларында әзерләнгән күрсәтмә әсбаплар комлектын тәкъдим и...

Татар федераль милли-мәдәни үзәге 2016 елда тормышка ашырыла килгән «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәдәни мирас: гасырдан гасырга» проекты кысаларында әзерләнгән күрсәтмә әсбаплар комлектын тәкъдим итә. Россиянең 34 субъектында эшләп килә торган 1189 этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү оешмалары өчен чыгарылган комплектта мәдәният һәм сәнгать өлкәсе күренекле шәхесләребезнең портретлары, татарларның тормыш-көнкүрешен чагылдырган рәсемнәрнең күчермәләре һ.б. урын ала.


РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Гыйльметдинов Илдар Ирек улы чит төбәкләрдә татар теленең абруен, дәрәҗәсен арттыру, туган телдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли планда ярдәм итү юнәлешендә проектның гаять кирәкле һәм мөһим булуын билгеләп үтте. Күрсәтма әсбаплар тупланмасын әзерләүгә ТР композиторлар, язучылар, рәссамнар берлеге әгъзалары, галим-голәмәләрнең тартылуын ассызыклап, күләмле һәм җитди җаваплы эш башкарылуын белдерде.


Затлы комплектның бер нөсхәсе тантаналы рәвештә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Шәрәпова Миләүшә Рәүхәт кызы тарафыннан проектны башкаруда зур өлеш керткәне өчен рәхмәт йөзеннән танылган язучы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ