Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдинә Маликова: “Тәрбия – баланың сәләтен ачу да ул”

Бүген язучы Мәдинә апа Маликованың туган көне. Ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бетмәс-төкәнмәс илһам теләп калабыз үзенә. “Гаилә һәм мәктәп” журналына тәрбия турында менә ниләр сөйләде ул:  “Без үскә...

Бүген язучы Мәдинә апа Маликованың туган көне. Ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бетмәс-төкәнмәс илһам теләп калабыз үзенә. “Гаилә һәм мәктәп” журналына тәрбия турында менә ниләр сөйләде ул:


 “Без үскән сугыш елларында, тәрбиядән битәр, җан асрау кайгысы көчле иде. Балаларны аерым кайгыртып, иркәләп үстерү дигән әйбер булмады. Кадерләп үстерсәң, бала үз кадерен белергә өйрәнә. Горурлык хисе туа, кеше арасында кимсенү дигән хистән арына, омтылышлы булып үсә. Тәрбия нәрсә ул? Ата-анага, укытучыга карата куелган таләпләр. Тәрбия – баланы төрле һөнәрләргә өйрәтү, күп мәгълүмат, белем бирү дә. Иң мөһиме – баланың сәләтен ачу. Бик күпләрнең табигый мөмкинлекләре ачылмый яки үсеш ала алмый. Яки ялгыш юлга кереп китә. Һәркем үз эшенең остасы булуга ирешсә, белмим, нинди дөнья булыр иде. Әмма әлегә булыр-булмастай эшләүчеләр күбрәк”.


“Минем әнкәй дә бер дигән шагыйрә була алыр иде. Әмма аның тормышы тоташ фаҗига. Ул чакта һәр хатын-кызның язмышы бер төрле барган. Ул үсә, буй җиткәч, кияүгә бирәләр, аннан буйга уза, корсак күтәрә, бала тудыра, имезә, аннан баласы үлә, бала күмә, тагын корсакка уза... 30 ел менә шундый конвейер белән барган. “Совет на 30 лет”, – диләр иде аны. Шул хәсрәт, ыгы-зыгы эчендә яшәгәннәр, көнкүреш тә авыр булган. Бәхеткә, безнең буын хатын-кызларына гына сәләтләрен ачу, иҗтимагый тормышта үз урынын табу, үзен күрсәтә алу мөмкинлекләре ачылды. Хезмәттә үз урының табу бик зур бәхет. Бала тәрбияләүдән бер дә ким түгел ул. Чөнки бала тәрбияли алмаса, хатын-кыз иҗтимагый тормышта үзен күрсәтә, таныта ала. Бу – бәхет, яшәү мәгънәсе, үзләрен кеше итеп хис итә алу дигән сүз”.


“Беләсезме, баланың үз-үзен тотышы, холкы табигатьтән, аны үзгәртеп булмый. Әмма дөньяга карашны, әхлакны тәрбияләп була. Әхлакны үз үрнәгеңдә сеңдерсәң, дөньяга караш нинди белем бирүеңнән тора. Баланы киң карашлы итеп, уйланырга сәләтле итеп, намуслы итеп үстерергә кирәк. Аның вөҗданы сызлана алсын. Аны ашатырсың, киендерерсең, белемен дә бирергә тырышырсың – укытырсың. Әмма намуслы итеп тәрбияләү ата-ананың төп бурычы булып тора”.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ