Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф идарәсе җитәкчеләре Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә стажировка үтә алачак

Бүген “Мәгариф” редакциясенә кунакка журналның февраль саны “Актуаль әңгәмә” сәхифәсе герое , Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе  Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина кунакка керде. Ул ТР Мәгар...

Бүген “Мәгариф” редакциясенә кунакка журналның февраль саны “Актуаль әңгәмә” сәхифәсе герое , Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе  Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина кунакка керде.


 

Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф идарәсе җитәкчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү максатыннан оештырылган укуларга килгән. “Муниципаль мәгариф сәясәтен формалаштыруда заманча алымнар” дип аталган дәресләрнең программасын  Мәскәү “Югары экономика мәктәбе” эксперт-галимнәре төзегән. Әлеге укулар 2016 елның 23 ноябреннән алып 2017 елның 6 апреленә кадәр этаплап үткәрелә.


Вәсилә Сафиуллина:


-Безгә төп лекцияләрне Мәскәү “Югары экономика мәктәбе” профессоры, “Мәктәп директоры” журналының баш мөхәррире  Константин Михайлович Ушаков укый. Мин моны зур дәрәҗә дип саныйм.


Укулар тәмамлангач,  Мәгариф идарәләре җитәкчеләренә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә стажировкалар үтү мөмкинлеге булачак”, - дип ялкынланып сөйләде “Мәгариф” редакциясе хезмәткәрләренә.


Р.S. Сөмбел Таишеваның Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина белән “Дрон сатып алган идек”, яки Әгерҗе мәктәпләренә хөкүмәт һәм якташлар” әңгәмәсен журналыбызның февраль санында укый аласыз.


IMG_3294
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ