Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» Кукмарада укытучыларның интернетта эшләү белемнәрен тирәнәйтте

«Мәгариф» журналы тарафыннан эксперимент рәвешендә Арчада башлап җибәргән «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс үзенең уңышлы проект икәнен тагын бер кат дәлилләде. 7 нче ноябрь көнне Кукмара р...

«Мәгариф» журналы тарафыннан эксперимент рәвешендә Арчада башлап җибәргән «Интернет – укытучыларга» дигән мастер-класс үзенең уңышлы проект икәнен тагын бер кат дәлилләде. 7 нче ноябрь көнне Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары җыелып мастер-класс үткәрергә дип редакция вәкилләрен чакырды.


 


Масстер-класста «Интернетта мәгълүмат табу», «Эшне җиңеләйтү чаралары», «Фото белән эшләү», «Сайтны кызыклы итеп алып бару», «Социаль челтәрләр» кебек темалар өйрәнелде. 4–5 сәгатькә сузылган әлеге дәресләрне «Мәгариф» журналының сайтын төзүче һәм техник яктан алып баручы, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, «Виртуаль дөнья» китабы авторы Данил Сәфәров үткәрде. Соңыннан ул укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әйтеп үтәргә кирәк, материал саф татар телендә бирелде.



Уздырган чараның азагында катнашучылар анкета тутырды. Кайбер уй-фикерләрне түбәндә чагылдрабыз.


Мустафин Фидаил, мәктәп директоры:
«Моңа кадәр аңлашылып бетмәгән «танышлар»ны аңладык. Интернетны киңрәк файдаланырга өйрәндек».


Мостафина Айгөл, укыту эше буенча директор урынбасары:
«Барысы да ошады, бик күп тормышта да, педагогик эшчәнлектә дә файдалы мәгълүмат алдык. Үзебезнең дуслар, туганнар белән дә уртаклашасы килү теләге туды».


Чулпан Гасимова, башлангыч сыныфлар укытучысы:
«Мастер-классны алып баручының сөйләме аңлаешлы, үз өлкәсендә бик белемле һәм оста булуы бик ошады».


Закирова Роза, педагог – китапханәче:
«Барысы да ошады. Иң ошаганы – татарча сөйләм. Сайт ясау буенча бик кирәкле мәгълүматлар алдык».


Хәсәнова Гөлнара, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
«Барысы да ошады, күп мәгълүмат алдык. Укытучы өчен иң кирәге – «Горячие клавиши», аны белми идем. Рәхмәт! Сайт төзү турындагы мәгълүмат бик кирәк булды. Татарча алып бару да бик ошады».



«Мәгариф» журналы редакциясе мастер-класс дәресләре үткәрү өчен республикабызның башка район мәктәпләреннән дә чакырулар көтеп кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ