Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф министрлыгы татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика тәкъдим итә

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр ...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре татар телен өйрәнү буенча яңа методика үзләштерүдә тәҗрибә сыный. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима әйтте. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы яза. DSC_0975


“Мәгариф министры Рафис Борһанов тәкъдиме белән, татар телен өйрәнү буенча өр-яңа методика булдырылды. Ул “140 сүз” дип атала. 15 июньгә беренче татар теле дәресе билгеләнгән. Аны министрлыкның югары составыннан алып, һәр хезмәткәр укыячак.


Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге методика нигезендә, татарча сөйләм телен кыска вакыт аралыгында өйрәнеп булачак.
“Без беренче мәлдә әлеге дәресләрне үзебезнең министрлык өчен үткәрәбез. Соңрак исә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне дә яңача укытуга тартачакбыз”, - диде Мәгариф министры урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ