Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф. Татар теле” басма журналның беренче саны әзер

Әлеге басманы 25 ел дәвамында көткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары аны атна-ун көн көн эчендә кулга ала алачак. «Мәгариф. Татар теле» журналы басма вариантта, «Мәгариф» журналына кушымта буларак...

Әлеге басманы 25 ел дәвамында көткән татар теле һәм әдәбияты укытучылары аны атна-ун көн көн эчендә кулга ала алачак. «Мәгариф. Татар теле» журналы басма вариантта, «Мәгариф» журналына кушымта буларак,  һәр квартал саен 48 битле итеп нәшер ителә.  «Мәгариф. Татар теле»нә бары тик «Мәгариф» журналы белән комплектта гына язылырга мөмкин. Махсус индекслар буенча язылган абунәчеләрнең почта әрҗәләренә «Мәгариф» журналы белән бергә һәр өч айда «Мәгариф. Татар теле» журналы да салына.


«Мәгариф. Татар теле»нең яңа санында XI сыйныфта – бердәм республика имтиханы (татар мәктәбе), IX сыйныфларда төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча үрнәк материаллар тәкъдим ителә. Шулай ук татар телен мультимедиа кушымталар, Сингапур структураларын кулланып укыту мәсьәләләренә зур урын бирелгән.


тышлык 1МТТ обрЭчтәлек:

ЯГЪФӘРОВА Р. Хатасыз язарга өйрәтү нигезләре
БӘШИРОВА Л. Башлангыч сыйныфларның татар төркемнәре өчен
диктантлар
ГАЗИҖАНОВА Р., ХӘЛИЛОВА Л., ХӘЛИЛОВА М. V–IX сыйныфларның татар төркемнәре өчен контроль диктант текстлары
ХӘЙДӘРОВА Р., ӘХМӘТҖАНОВА Г. Үзем эшлим, үзем төзәтәм
ГЫЙНИЯТУЛЛИНА Л. «Марат авырый» текстындагы лексик-грамматик
материал
МИНГАЛИЕВА Л. Инкарь итүнең төп формалары
ТАҺИРОВА Г. Алыштыру өчен түгел, баету өчен кирәк
САБИРОВА Р. «Ана теле» дәресләре өчен тикшерү эшләре
ДОГАН Д. Онлайн-мәктәп ресурслары – БРТга әзерләнүдә зур ярдәм
КӘРИМОВА Р. Татар теле дәресләрендә Сингапур структураларын куллану
ӘБСӘЛӘМОВА И., ӘХМӘТОВА Г. «Тау астыннан чишмә типкән...»
ЮСУПОВА Г. Бердәм республика имтиханына әзерлек
ЮНЫСОВА М., НИЗАМИЕВА Р. Проблемалар һәм аларны дәлилләү юллары


АРСЛАНОВА Г. Иҗади фикерләргә өйрәнәбез
ҺАДИЕВА Г. Рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларын татар теленнән төп дәүләт имтиханына әзерләү
МАКСИМОВ Н. Сөйләшергә өйрәтү формуласы
Укытучыга ярдәмгә / китап киштәсе
МИНГАЛИЕВ Н. Kызыклы фразеология
АБДУЛЛИНА Р. Орфографик вариантлардан мөмкин кадәр котылырга кирәк
«Мәгариф. Татар теле» электрон журналында басылган мәкаләләр исемлеге


«Мәгариф. Татар теле» методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга мәгълүмат бирә. «Мәгариф. Татар теле» нәкъ менә гамәли-методик мәсьәләләр яктыртуы, татар теле дәресләренә әзерләнүдә, татар теле укытучыларына педагогик эшчәнлекне оештыруда практик ярдәм күрсәтүе, татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган беренче профессиональ басма булуы белән үзенчәлекле.


 

P.S.:"Мәгариф. Татар теле"нең электрон версиясенә язылучылар 2016 елда чыккан беренче санны хәзер үк укый ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ