Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»тә Петр Положевец, Вагиз Санатуллин, Фирүзә Вәлиуллина һәм башкалар

«Мәгариф»нең июль санын Сөмбел Таишеваның «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән әңгәмәсе ачып җибәрә.  Язмада пенсия яшен арттыруга бәйле рәвештә яшь кадрларның эшсез калу мөмкинл...

«Мәгариф»нең июль санын Сөмбел Таишеваның «Учительская газета»ның баш мөхәррире Петр Положевец белән әңгәмәсе ачып җибәрә.  Язмада пенсия яшен арттыруга бәйле рәвештә яшь кадрларның эшсез калу мөмкинлеге, педагогларны әзерләүче уку йортларының дәрәҗәсен ничек күтәрү, Россия мәгариф  системасы лидерлары кемнәр алар — менә шундый көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә.!_Обожка_июльЛениногорск мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин журнал укучыларны үзе җитәкләгән тармактагы сөенечләр һәм көенечләр белән таныштыра. «Бүген авыл мәктәпләренә укучылар түгел, укытучылар җитми», - ди ул.


Бу санда шулай ук Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия һәм Зәй районының  Сарсаз-Баграж  мәктәбе турында эчтәлекле язмалар да урын алган.


Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәрит Вафинның «Сәламәтлекләре чикле булганнарның ана теленә дә мәхәббәтләре чиклеме?» дигән аналитик мәкаләсенең дәвамы укучыларда зур кызыксыну уятачак.


«Мәгариф»нең июль санында шулай ук Казан шәһәре балалар бакчалары тәрбиячеләренең һәм Зәй мөгаллимнәренең эш тәҗрибәсе, редакция игълан  иткән бәйгеләргә («Яшел бишек», «ФДББС буенча иң яхшы дәрес») килгән дәрес эшкәртмәләре, Мәгарифне үстерү институты галимнәре Г.Ахбарова һәм Т.Скиргайлоның «Рус телендә метапредмет бәйләнешләр» дигән методик мәкаләсе, тарих һәм жәмгыять белеме укытучысы Р.Гыйматдинованың данлыклы Шөгер авылының мәктәп музее турындагы язмасы да урын алган.


 
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ