Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф журналы Әдәби карта конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

Узган елның май аенда Мәгариф һәм Гаилә һәм мәктәп журналлары "Әдәби карта" конкурсы игълан иткән иде. Туган як, табигать темаларын яктырткан, бөек шагыйребез Тукай иҗатына багышланган шигырләр, җәмгы...

Узган елның май аенда Мәгариф һәм Гаилә һәм мәктәп журналлары "Әдәби карта" конкурсы игълан иткән иде. Туган як, табигать темаларын яктырткан, бөек шагыйребез Тукай иҗатына багышланган шигырләр, җәмгыятебездә булган төрле проблемаларын күтәргән хикәяләр – барысы ике йөзгә якын эш килде. Конкурс эшләрен бәяләү буенча төзелгән жюри әгъзалары барлык эшләр белән танышып, үз бәяләмәсен бирде.
DSC_0286

Ниһаять, бүген, 19 гыйнвар көнне Мәгариф журналы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына җыйды.


Сөмбел Таишева, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире:
– Редакциябезгә үзе язган шигырьләрен күтәреп бер укытучы килеп керде. Дәрес эшкәртмәсе, я булмаса сыйныфтан чара дип уйлаган идем, ялгышканмын. Үзе иҗат иткән шигырьләрен «Мәгариф» журналында бастыру уе белән йөрүе икән. Бу гаҗәп түгел, мөгаллимнәрнең хикәя, шигырь, әкиятләр язуы – гадәти хәл. Шуннан соң, без “Әдәби карта” конкурсын игълан итәргә уйладык. Конкурсны башлап җибәргәч, моның кадәр күп һәм күләмле эшләр булыр дип көтмәгән идек, сөенечкә, иҗади эшләр байтак килде. Укытучыларның иҗади эшләре югалмаячак, арада иң яхшы дип табылган әсәрләр матбугатта дөнья күрер, безнең сайтта урнаштырылыр.
Тантаналы чара барышында жюри рәисе - Татарстанның халык шагыйре, Татмедиа АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, шагыйрь, журналист Ленар Шәех чыгыш ясап, җиңүчеләрне тәбрикләп узды.
– «Мәгариф» журналы – безнең өстәл китабы. Нинди дәрес үрнәге кирәк булса, шуннан файдаланабыз. Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә, безнең кебек каләм тибрәтүчеләрне барлап, башкаларга танытуыгыз өчен зур рәхмәт,- диде Казандагы А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова.
Тантаналы чара барышында җиңүчеләр кыйммәтле көнкүреш техникасы белән бүләкләнде. Шулай ук конкурста катнашып, беренче унлыкка кергән укытучы, тәрбиячеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр исемлеге:
1урын - Вәҗиева Илсөяр Фәрит кызы
2 урын- Арсланова Рәхимә Минвәли кызы
3 урын- Сафина Гүзәл Минзөфәр кызы
3 урын - Массарова Гөлназ Җәүдәт кызы
«Мәгариф» журналы һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырган «Әдәби карта» иҗади конкурсында беренче унлыкка кергән катнашучылар:
1. Сәгыйтова Гөлназ Фәннүр кызы
2. Шакирова Затия Нәбиулла кызы
3. Хәсәнова Миләүшә Кашбетдин кызы
4. Хөснуллина Гөлчәчәк Нурислам кызы
5. Миннебаева Дамира Рамил кызы
6. Галкина Роза Павловна
7. Шәгәрәева Алинә Илсур кызы
8. Вәлиева Гөлназ Минеринат кызы
9. Хәбибуллина Гүзәл
10. Шәрифуллина Дульфира Кыям кызы
Шунысын да әйтеп узыйк, конкурста катнашучыларның һәркайсына катнашу турында сертификат бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ