Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Казандагы Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясендә кунакта

«Мәгариф» журналы белән Казанның Яңа бистәсендәге йөз еллык тарихы булган  1 нче татар гимназиясе арасында үзара хезмәттәшлек күптән дәвам итә. Хезмәттәшлек сүздә, я булмаса кәгазьдә генә түгел, дуста...

«Мәгариф» журналы белән Казанның Яңа бистәсендәге йөз еллык тарихы булган  1 нче татар гимназиясе арасында үзара хезмәттәшлек күптән дәвам итә. Хезмәттәшлек сүздә, я булмаса кәгазьдә генә түгел, дустанә җепләр белән тоташкан. Шуның ачык мисалы булып һәртөрле очрашулар, кичәләрне атап үтәргә мөмкин. Бүген дә «Мәгариф» журналы күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллин белән бергә гимназиядә кунакта булып кайтты.zpe4JVorcJE


– Гимназиябездә әлегедәй очрашулар еш уздырылып килә. Язучылар, күренекле шәхесләр гимназиябезнең даими кунаклары. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп»журналларын укып, танышып торабыз,- диде гимназия директоры Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева.


Равил Фәйзуллин шигырләре белән үрелеп барган әдәби-музыкаль кичә бик җылы, уңай атмосферада узды. Укучылар иҗат, спорт, мәхәббәт темаларына караган сораулар бирде, күпләрне борчыган туган тел темасы да читтә калмады. «Алга таба яшәү өчен ничек дөрес юлны сайларга? Нинди максат куярга»,- дигән сорау бирде укучылар.DSC_0408


– Мин 3 нче сыйныфта укыганда көндәлеккә язып куйган булганмын: Чиректә бер «4» ле чыккан, шуны төзәтәм һәм язучы булам дип. Һәм шул максатыма тугры калдым. Сезгә дә алдыгызга билгеле бер максат куеп, бүгеннән үк киләчәк турында уйлап, халкыбызның горурлыгы булырдай егет-кызлар булып үсеп җитүегезне телим,-диде Равил Фәйзуллин, очрашу барышында.


Шунысын да әйтеп узарга кирәк, балалар «Гаилә һәм мәктәп» журналы уздыра торган бәйгеләр белән танышып чыккач, зур кызыксыну белән  катнашырга теләк белдерде.


Соңыннан, гимназиянең горурлыгы булган музей белән танышып, укучылар, укытучылар коллективы белән үзара фикер алышу узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ