Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы Кукмара мәктәпләрендә кунакта

Күренекле язучы Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче 1 нче гимназия – Кукмара районының иң борынгы белем йорты, аңа 1928 нче елда ук нигез салына. Баштарак рус-татар мәктәбе буларак эшләп килүче гыйлем йорт...

Күренекле язучы Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче 1 нче гимназия – Кукмара районының иң борынгы белем йорты, аңа 1928 нче елда ук нигез салына. Баштарак рус-татар мәктәбе буларак эшләп килүче гыйлем йорты 1934 нче елда татар мәктәбе, соңрак гимназия  статусын ала. Гимназия тарихында эз калдырган истәлекле вакыйгалар, даталар моның белән генә чикләнми, билгеле. Укытучылар коллективы, балалар белән белән очрашу максаты белән «Мәгариф» журналы алда әйтеп узган данлыклы гимназиягә юл тотты.WhatsApp Image 2018-02-13 at 13.50.05


Бүгенге көндә биредә барлыгы 414 укучы белем ала.


– Укучыларның район һәм республика олимпиадаларында яулаган призлы урыннар яулавы– сәләтле балалар белән даими шөгыльләнү нәтиҗәсе. Укуда гына түгел, спорт, сәнгать өлкәсендә дә укучыларыбыз сынатмый. Укутучылар коллективы чагыштырмача яшьләрдән тора. Бу да һәртөрле конференция, күргәзмә, бәйгеләрдә катнашканда үз нәтиҗәсен бирә. Чөнки яшьләр яңалыкны тиз кабул итә, яңа идеяләр белән яши, аларның энергиясе укучыларга да күчә, - ди мәктәп директоры Васыйл Касыймов. WhatsApp Image 2018-02-13 at 12.19.26 WhatsApp Image 2018-02-13 at 12.19.25 WhatsApp Image 2018-02-13 at 12.19.27


Очрашу барышында гимназия базасында  эшләп килүче Ч. Айтматов исемендәге музей эшчәнлеге,  уку-укыту процессы белән таныштык. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган конкурслар хакында фикер алыштык.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ