“Мәгариф”кә кунакка Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин киләчәк

Октябрь ахырында “Мәгариф” һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясенә кунакка РФ Дәүләт Думасы депутаты, тарихчы, 15 монография һәм уку әсбаплары авторы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин киләчәк.

Без аның белән татар телен саклау һәм үстерү, мәктәпләрдә, уку йортларында туган телне өйрәнү хокукы, милләтнең этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шул исәптән дин һәм әхлак нормаларына кагылышлы мәсьәләләр хакында сөйләшәчәкбез.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны [email protected], [email protected] электрон адресларына юллый аласыз. Очрашу вакытында без аларны Фатыйх Сәүбән улына җиткерәчәкбез.

Фоторәсемнең чыганагы: komanda.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.