Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең редколлегия әгъзасы янә җиңүчеләр сафында

КФУның IT-лицей укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халикова исеме журналыбызның күпсанлы укучыларына яхшы таныш. Химия фәнен укытуга багышланган язмалары белән «Мәгариф» журнал...

КФУның IT-лицей укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халикова исеме журналыбызның күпсанлы укучыларына яхшы таныш. Химия фәнен укытуга багышланган язмалары белән «Мәгариф» журналы битләрендә әледән-әле чыгыш ясый ул. Әйтик, быел гына сентябрь санындагы мәкаләсендә Казан химия мәктәбе музее тарихы белән таныштырса, ноябрь санындагы язмасында исә 2018 елда химиядән бердәм дәүләт имтиханында көтеләчәк үзгәреш-яңалыкларны җиткерде. «Мәгариф»нең киләсе санында тәкъдим ителәчәк академик А.Е. һәм Б.А.Арбузовларның музей-йорты хакындагы мәкаләсе дә күпләрдә зур кызыксыну уятыр, дип уйлыйм.


Иң мөһиме: мәкаләләрен татарча да, русча да аңлаешлы фәнни популяр стильдә, һәркем кызыксынып укырлык итеп яза белә тумышы белән Мөслим районының Күбәк авылыннан булган Фидалиябез. «Мәгариф»нең 2008 елдагы май санында басылып чыккан «Органик химия һәм сәламәтлек» дигән язмасы өчен юкка гына ул «Елның иң яхшы мәкалә авторы» дип табылгандыр дисезме?!lcu0cIbsWhU
...Саф татар авылы мәктәбендә укыган кыз химия кебек могҗизалы фәнне балачактан үз итеп, бар гомерен химия укытуга багышлаган да хәзер инде халыкара олимпиадаларда алтын медальләр яуларлык яшь химиклар тәрбияли. Чөнки 27 еллык педагогик стажы булган иң тәҗрибәле, үз алдына куйган максатына ирешмичә тынгы белмәс югары квалификация категорияле химия укытучысы бит ул. Күп еллар Түбән Камадагы 5 нче урта мәктәптә укытты. Заманында «Гомуми белем мәктәбендә химияне тирәнтен укыту программасы»н үзе төзегән иде. Казанга укытырга чакыргач та, югалып калмады: КФУның IT-лицее укучыларына химия фәненың мавыктыргыч серләрен төшендерергә алынды. Бер үк вакытта КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында да укыта. Шулар өстенә химия фәненнән республика дәүләт йомгаклау аттестациясе эксперты да әле. Ул Казанга килеп эшли башлаган елда, «Мәгариф»ебезнең редколлегия әгъзалары арасында химия укытучыларыннан килгән язмаларга тикшереп анализ  бирердәй кешебез калмаган иде. Һәм бу җаваплы вазифаны Фидалия ханымга йөкләргә булдык. Һәм ялгышмадык. Редакциябезгә химия укытучыларыннан килгән һәр язма нәкъ менә аңың үткер күзе аша үтә дә инде.


Фидалия Дамир кызының фидакарь хезмәте, үҗәтлеге үз җимешләрен мулдан бирә: «Ел укытучысы» шәһәркүләм бәйгенең «Педагог-психолог» номинациясендә, иң яхшы авторлык программаларына игълан ителгән республика конкурсында җиңүче ул! «Укытучы-тикшеренүче», «Безнең иң яхшы укытучы» бәйгеләре грантларын да отканы бар. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе  иясе, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре дә әле. 2017 ел аның өчен аеруча куанычлы булды: Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының «Укытучы-эксперт» грантын отты, Россиянең иң яхшы химия укытучылары бәйгесе җиңүчесе дип табылды. Һәм менә тагын куаныч өстенә куаныч: әле шушы көннәрдә Казанда булып узган фундаменталь фәннәр буенча «Ачылыш» дигән I халыкара проект олимпиадасында Фидалия Дамир кызы Халикова хәзерләгән КФУның IT-лицее командасы олимпидада катнашкан 173 команда арасыннан абсолют җиңүче дип табылган! «Командабыздагы Александр Сетров белән Илья  Ерашовларның команда һәм шәхси беренчелекләрдә химия, физика, математика һәм биология фәннәреннән гаять тә төпле белемгә ия булулары, үтә нык тырышлыклары нәтиҗәсендә яуланган зур җиңүебез бу!» – ди Фидалия  Дамир кызы. Фундаменталь фәннәр өлкәсендә үз шәкертләрегез белән Татарстан данын киләчәктә халыкара мәйданда тагын да ешрак яңгыратырга язсын Сезгә!


фидалия


Фидалия ханым үзе дә фәнни ачыш-табышлар юлында гел эзләнүдә: бу көннәрдә ул докторлык диссертациясен язу белән мәшгуль.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ