Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең сентябрь саны: яңа уку елы, мәктәпләр алдынгылар рейтингына ничек эләгә, «Авыл укытучысы»

«Мәгариф» журналының өр-яңа сентябрь саны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем көне уңаеннан котлавы белән ачыла.Казан шәһәренең мәгар...

обл_№8_август_2017_«Мәгариф» журналының өр-яңа сентябрь саны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем көне уңаеннан котлавы белән ачыла.


Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Һадиуллин, Казандагы 19 нчы гимназия директоры А.Талманов белән әңгәмәләр педагогларның август киңәшмәсе кайтавазы булып яңгыраса, республиканың иң яхшы мәктәп җитәкчеләре белән оештырылган блиц-әңгәмә әлеге уку йортларының яулаган үрләрен күрсәтә, яңа проектларын бәян итә.


Журналның бу санында “Авыл укытучысы” бәйгесенең II этабына йомгак ясала. Һәр сандагыча, мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары урын ала. Азнакай районы педагогик хезмәткәрләренең алдынгы эш тәҗрибәсе күрсәтелә.


Күренекле шәхесләргә, истәлекле даталарга багышланган язмалар да читтә калмаган. Татар әдәбияты классигы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел, күренекле физик Е.Завойскийның тууына 110 ел тулуга багышлап бирелгән мәкаләләр моңа ачык мисал.


Казан федераль университетының химия музее турында язма һәм тапкырлар өчен чайнворд та журнал укучыларыбызны битараф калдырмас.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ