Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең яңа саны: Павел Шмаков белән әңгәмә, авыру балаларга татар телен укытуда кыенлыклар һәм галимнәрдән методик ярдәмлек

«Мәгариф» журналының июнь саны тиздән үзенең абүнәчеләренә барып ирешәчәк. Һава торышы әле җылы, матур көннәр белән безне иркәләргә ашыкмаса да, җәйнең беренче саны укучыларга эчтәлекле һәм файдалы мә...

«Мәгариф» журналының июнь саны тиздән үзенең абүнәчеләренә барып ирешәчәк. Һава торышы әле җылы, матур көннәр белән безне иркәләргә ашыкмаса да, җәйнең беренче саны укучыларга эчтәлекле һәм файдалы мәкаләләре белән бик күп күңелле мизгелләр алып килер.


Казанның “СОлНЦе” мәктәбе директоры Павел Шмаков күпләргә билгеле шәхес. Үзе җитәкләгән уку йортында башкалардан аермалы алымнар куллануы белән дә, татар теле дәресләрен һәм мөгаллимнәрен яклаучы буларак та. Июнь санының герое - Павел Шмаков, ә журналның төп мәкаләсе - аның белән әңгәмә. Бу санда нефть төбәгендә генә түгел, ә республиканың мәгариф өлкәсендә дә үзәк урыннарны алып торучы Әлмәтнең 1 нче мәктәбе һәм Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбе турында эчтәлекле язмалар урын алган.


“Сәламәтлекләре чикле булганнарның ана теленә дә мәхәббәтләре чиклеме?” - менә шундый баш астында Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Фәрит Вафинның аналитик мәкаләсе басылган. Автор үзе күп еллар акыл үсеше тоткарланган балалар белән эшли. “Кызганычка, бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән. Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк. Елдан-ел андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң, мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә,” - дип яза тәҗрибәле мөгаллим. Бу мәкалә әлеге мөһим мәсьәләне яктыртачак циклның башы.


“Мәгариф”нең июнь саны методик ярдәмлекләргә бик бай: КФУ доценты, педагогия фәннәре кандидаты Зөлфия Йосыпова чыгышыннан алып, Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге  укытучыларының эш тәҗрибәсенә кадәр. Шулай ук республиканың тәҗрибәле мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, аерым фәннәр һәм дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган язмалары хезмәттәшләре өчен файдалы кулланма материал булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ