Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгърифәтче Мәдинә Рәхимкулова

Гомерләрен милли тарихыбызны, мәгарифебезне өйрәнүгә, татар халкының мәдәни үсеше турындагы белемнәрне пропагандалауга багышлаган олпат затларыбыз арасында Мәдинә Рәхимкулова да бар. Оренбург өлкәсенд...

Гомерләрен милли тарихыбызны, мәгарифебезне өйрәнүгә, татар халкының мәдәни үсеше турындагы белемнәрне пропагандалауга багышлаган олпат затларыбыз арасында Мәдинә Рәхимкулова да бар. Оренбург өлкәсендәге мәгариф оешмаларында эшләүдән тыш, ул фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. мәдрәсәләр һәм татар мәгарифе үсешендә тирән эз калдырган бик күп шәхесләрнең исемен киң җәмәгатьчелеккә танытуга зур өлеш кертә.
рахимкулова мадинаМәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимкулова 1916 елның 30 нчы июнендә Бәләбәй өязе (Башкортстанның хәзерге Миякә районы) Олы Кәркәле авылында дөньяга килә. Әтисе Фәтхетдин Галәметдин улы заманында Мисырның Искәндәрия һәм Каһирә шәһәрләрендә медицина белеме алган, берничә телдә иркен сөйләшкән зыялы һәм укымышлы кеше булган, гомерен балалар укытуга багышлаган. Әнисе Фатыйма Гомәр кызы да кыз балаларны укырга-язарга өйрәткән, ликбез кампаниясендә актив эшләгән. Әтиләренең бер үк вакытта имам-мөдәррис тә булып торуы сәбәпле, “кулак” балалары булып саналган Мәдинә һәм аның туганнарына зур авырлыклар узарга туры килә. Әмма әти-әниләре тарафыннан бирелгән куәтле рух, зур ихтыяр көче аларга югалып калмаска ярдәм итә: бу балалар арасында, тиешле белем алып, адвокат, врач, укытучы, фән эшлеклеләре булып җитешкәннәре дә бар.
Дәүләкәндәге фабрика-завод җидеелык мәктәбен тәмамлаган Мәдинә Рәхимкулованы 1932 елда Кыргызстандагы Кош-Төбе авылындагы башлангыч кыргыз мәктәбенә җитәкче итеп билгелиләр. Бу елларда ул, педагогик эшчәнлек белән беррәттән, үзенең белемен артыруга зур тырышлык куя – читтән торып педагогия техникумының ике курсын тәмамлый, Үзбәк дәүләт университетының кичке бүлегенә укырга керә. 1938 елда сәләтле кыз Казан университетының физика-математика факультетында укый башлый, әмма, матди хәле начарлану сәбәпле, Оренбургка китеп, укуын шундагы педагогия институтында дәвам итәргә мәҗбүр була. Укытучы белгечлеген алган мөгаллимә Оренбург өлкәсе мәктәпләрендә, соңыннан Оренбург авыл хуҗалыгы институтында яшь буынга белем бирә. Шул елларда “Революциягә кадәрге дини мәктәпләрдә табигать фәннәрен укыту һәм Русиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча басылган дәреслекләр” дигән темага диссертация язып тәмамлый, әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, аны яклый алмый кала. Соңыннан ул аерым китап буларак дөнья күрде.
Инде билгеле булганча, М.Рәхимкулова – беренче чиратта, табигать фәннәре белгече. Әмма ул, бик сирәк галимнәргә хас булганча, үз өлкәсен татар мәгарифе, аның тарихы белән бәйли алган мәгърифәтче дә. Мәдинә ханым – татарлар арасында фәнни белемнәр таралу тарихын, аның методик яктан (бигрәк тә табигать фәннәре өлкәсендә) тәэмин ителешен, татар мәгарифе үсешендә тирән эз калдырган атаклы һәм әлегәчә күләгәдә калып килгән шәхесләрнең тормышын һәм эшчәнлеген шактый тирән өйрәнгән галимә. Аның табигать фәннәрен укыту һәм дәреслекләр язу белән шөгыльләнгән татар педагоглары – Г.Шнаси, Я.Хәлили, С.Камал һ.б. турындагы язмалары тикшеренүчеләр арасында әле дә зур кызыксыну уята. Татар педагогларын Россиякүләм таныту өлкәсендә алып барган эшчәнлеге әлеге шәхескә карата аеруча зур ихтирам хисләре уята. Мәсәлән, аның педагог, татарлар арасында беренче мөстәкыйль химия дәреслеген язып бастырган Габдулла Шнасины “Зур Совет энциклопедиясе”нә кертү өчен зур тырышлык куюы, махсус документлар, фото һәм архив материаллары туплап әзерләве мәгълүм. Мондый папкаларны ул башка мөгаллимнәргә дә әзерләгәндер, мөгаен.
Материалның ахырын электрон версиядә укырга

"Мәгариф" №6, 2016

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ