Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәшһүр педагог һәм галим Мирза Мәхмүтовның 90 еллыгын каршылап

Заһирә КАМАЛОВА, КДАТУ    профессоры, техник фәннәр кандидаты Рәшит ШАКИРҖАНОВ,КДАТУ профессоры, техник фәннәр кандидаты, КДАТУның татар  телендә укыту буенча методик кабинеты мөдире  Мирза Исмаил улы...

Заһирә КАМАЛОВА,


КДАТУ    профессоры, техник фәннәр кандидаты


Рәшит ШАКИРҖАНОВ,


КДАТУ профессоры, техник фәннәр кандидаты, КДАТУның татар  телендә укыту буенча методик кабинеты мөдире  


Мирза Исмаил улы Мәхмүтов (1926 – 2010) − галим һәм дәүләт эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы (1972), профессор (1978), CCCР Педагогия фәннәре академиясенең (1978), Россия мәгариф академиясенең (1993) һәм Татарстан Фәннәр академиясенең (1991) хакыйкый әгъзасы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе (1996), Н.Крупская исемендәге (1986) һәм Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт (1996) бүләкләре лауреаты. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1956–1958 елларда Казан дәүләт университетында укыта, 1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры, 1976–1992 елларда Россия мәгариф академиясенең профтехпедагогика институты директоры, 1992–1995 елларда Татарстан-Америка төбәк институты ректоры, 1996–2010 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-сәркәтибе.


махмутовГалимнең төп фәнни хезмәтләре мәктәптә проблемалы-үстерешле укыту ысулларына багышланган.


Мирза Исмаил улы Мәхмүтов 1926 елда Мордовиянең Ләмбрә өязендәге мәдрәсәле  Алтар авылында туа


Әнисе Зәйнәп апа 1903 елда Сембер губернасы Тәтеш өязенең кечкенә генә татар авылы Үтәмештә, алмачы Хисаметдин гаиләсендә туа.  Ул елларда татар авылларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнмәгәннәр диярлек. 13 балалы эш сөючән Хисаметдин абзый, зур алма бакчасы үстереп, кышын алмаларны Сембергә илтеп сатып көн күргән.


XIX гасырда Идел буенда яшәгән бик күп татарлар «бәхет» эзләп авыр тормыштан Бакуга, Донбасска китә торган булган. Зәйнәп тә Бакуда яшәгән туганнары янына килеп эшкә урнаша. Шунда язмыш аны Исмаил белән очраштыра. Тиздән алар никахлаша, ә 1926 елның 1 нче маенда беренче балалары дөньяга килә. Аңа Мирза дигән исем бирәләр. Әтисе баласын «чит җирдә» теркәтергә теләми, «Сембер килене» белән аны үзенең туган авылы Алтарга алып кайта.


Яшь гаилә, үз көнен үзе күрер өчен, Горький өлкәсендәге Лесхозга килеп урнаша. Мирза 1933 елда Суроватиха башлангыч мәктәбенең I сыйныфына укырга керә, әмма гаиләгә килгән фаҗига мәктәпне ташларга мәҗбүр итә: әтисе Исмаил атка утырып эшкә чыгып киткән җирдән өенә әйләнеп кайтмый. Әнисе, өч баласын алып, авылга кайтып китә. 1934 елның язында, боз эрегәч, әтисенең үле гәүдәсен елгадан табып алалар, аны бандитлар үтереп бәкегә салган була.


Икенче елны әнисе, өч ятим баласын ияртеп, тагын Лесхозга килә, хат ташучы булып эшкә урнаша. Мирза Суроватиха мәктәбенең II сыйныфына   укырга керә һәм башлангыч  мәктәпне шунда тәмамлый.


Әнисе, яңадан балаларын алып, Алтарга кайта һәм, яхшы белем бирү ниятеннән, Мирзаны Горький шәһәренә рус мәктәбенә укырга бирә, ике баласы белән бер бүлмәле фатирда яшәгән иптәш хатынына урнаштыра. Әмма тормыш авырлыгы баса, һәм ул Мирзаны, Горькийдан Алтарга алып кайтып, аннан 4 чакрымда урнашкан Ромоданово авылындагы рус мәктәбенә укырга бирә. Мирза VII сыйныфны шунда тәмамлый, сугыш башланган 1941 елның көзендә VIII сыйныфка укырга керә, колхозда хисапчы булып та, китапханәче булып та эшли. 1941 елның кырыс кышында ул әнисе урынына Ульяновск өлкәсенең татар авылы Дракига окоп казырга китә, шул кышны Үтәмештәге әбисе янында яши. 1942 елны ач-ялангач Мирза яңадан Алтарга әйләнеп кайта.


Мирзаны район үзәге Ләмбрәгә тракторчылар курсына укырга җибәрәләр, ә аны тәмамлагач, 15 яшьлек үсмер егетне язгы сукага билгелиләр. Бервакыт ул ватылган тракторын кабыза алмыйча хәлсезләнеп йоклап китә, бригадир аны, тракторы төне буе эшләмәгән өчен, төрмә белән куркыта. Әнисе белән киңәшләшкәннән соң, ул Урта Азиягә туганнары янына чыгып китә. Ике ай юлда үткәреп, Ташкентка барып төшә, аннан Кокандта бабасының энесенә фатирга керә һәм механика заводына токарь өйрәнчеге булып урнаша. Соңыннан шоферлар курсын тәмамлый. 1944 елда Мирза армия сафына алына, хәрби училищеда укый һәм авиация технигы һөнәрен үзләштерә, Бөек Ватан сугышында катнаша.


Сугыш тәмамлангач, Фирганә, Әстерхан, Иркутск, Кировобад өлкәләрендәге хәрби частьларда хезмәт итә, кичке эшче яшьләр урта мәктәбен тәмамлый, читтән торып Мәскәүнең югары уку йортында немец телен өйрәнә. Тырышлыгын күреп, хәрби комиссариат Мирза Мәхмүтовны чит телләр хәрби институтына укырга җибәрә. Институтта ул бик тырышып укый, гарәп һәм инглиз телләре буенча тәрҗемәче-референт белгечлеге ала.


Армия сафларында 12 ел хезмәт иткәннән соң, М.Мәхмүтовта, хәрби хезмәттән китеп, Татарстанга кайтып урнашу теләге туа. Аның бәхетенә, Н.Хрущев карары буенча бу вакытта армиядән авыл хуҗалыгына күчү мөмкинлеге туа. М.Мәхмүтов Казанга кайтып төшә, аны иң артта калган авыл хуҗалыгына МТС башлыгы итеп җибәрәләр. Әмма, фән һәм тел өчен яратылган кеше буларак, аяклары аны Казан дәүләт университетына алып килә. Анда ул гарәп телен камил белүен, укытасы һәм фән белән шөгыльләнәсе килгәнен аңлаткач, аны МТСтан университетка кайтаралар.


М.Мәхмүтов КДУның татар теле кафедрасында гарәп теле укыта башлый, «Иностранный язык в школе» журналында (1958 ел, 2 нче сан) «Татар мәктәбенә гарәп теле кирәк» дигән беренче фәнни мәкаләсен бастыра.


К.Хәмзин белән бергәләп төзегән татар әдәби телендәге гарәп һәм фарсы алынмалары сүзлеге аның инициативасы буенча дүрт телдә − гарәп, фарсы, татар, рус телләрендә басылып чыга. Казанда ике ел эшләү дәверендә ул үзенә зур абруй яулый һәм 1958 елда − 32 яшендә − Татарстан мәгариф министры итеп билгеләнә.


Татар милли мәктәпләрен саклап калу өчен, Мирза Исмаил улы зур тырышлык куя. СССР мәгариф системасында XX гасырның 60 нчы елларында милли мәктәпләрне тиз арада рус телендә укытуга күчерү юнәлеше алына. Әмма Татарстанда тулысынча ана телендә укыта торган тулы урта мәктәпләр саклап калына.


М.Мәхмүтов тәкъдиме белән, халык мәгарифе җитәкчеләренә педагогика фәннәрен укыту системасы төзелә. 60 нчы елларда аның инициативасы һәм катнашында Казанда РСФСР мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр буенча фәнни-тикшеренү институты филиалы, Казанда педагогика училищесы, Лениногорск шәһәрендә музыка-сәнгать училищесы ачыла. 60–70 нче елларда республикабызда ел саен 150 шәр яңа мәктәп төзелә, авылларда иске агач мәктәпләр урынына кирпечтән яңа биналар салына. Мәктәпләрне төзүдә зур уңышлар, сигезьеллык гомуми белем бирү законнын тормышка ашыруда ирешкән уңышлары өчен министр М.Мәхмүтов орден һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.


Мирза Исмаил улы эшне оста оештыра белә торган кеше генә түгел, үзен тынгысыз галим итеп тә таныта. «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге», «Мәктәпләр өчен русча-татарча сүзлек»   һ.б. китаплары, күпсанлы гыйльми хезмәтләре дөнья күрә. Ул татар тел белеме буенча кандидатлык (1966), педагогика буенча докторлык (1972) диссертацияләрен яклый.


Әмма иң зур игътибарны Мирза Мәхмүтов мәктәптә уку процессын үзгәртүгә, укучыларга шаблон буенча дәресләр үткәрүне туктатуга, укучыларда яңа материаллар өйрәнүгә пассив мөнәсәбәтне үзгәртүгә һәм укучыларда мөстәкыйльлек һәм активлык уятуга юнәлдерә. Ул Казан, Мәскәү, Ленинградта тәҗрибәле укытучыларның дәресләрендә була, союздаш республикалардагы  коллегалары белән киңәшә, Татарстанның бик күп авыл, шәһәр мәктәпләрендәге дәресләргә йөри, проблемалы укыту буенча мәктәп директорлары белән күп эксперименталь эшләр башкара. Дәресне яңача төзү идеяләрен гамәли исбатлау кирәк булганга, мәгариф министры бер мәктәптә укытучы да була.


Шулай итеп, тора-бара М.Мәхмүтов Татарстанда  укучыларның танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү буенча тикшеренүләр  инициаторы һәм оештыручысы булып китә. Дидактика буенча әлеге фәнни тикшеренү нәтиҗәләре Бөтенсоюз, Бөтенроссия конференцияләрендә тәкъдим ителә.


Татарстанга алдынгы тәҗрибә уртаклашырга Польша, Болгария, ГДР, Литва, Төрекмәнстан, Башкортстан, Якутия, Дагыстан, Ульяновск, Пермь, Куйбышев һ.б. төбәкләрдән методистлар, педагоглар килә.


Тәҗрибәле оештыручы сәләтен һәм халык мәгарифе өлкәсендәге фәнни хезмәтләрен бәяләп, Мирза Исмаил улы СССРның педагогика фәннәре академиясе әгъзасы итеп сайлана. 1972 елда аның «Проблемалы укыту теориясе һәм практикасы» исемле монографиясе басылып чыга. Әлеге монографиянең төп теоретик әһәмияте шунда: анда, беренче тапкыр буларак, укыту процессын (проблемалы укытуны) яңа принципта төзү мөмкинлеген бирә торган бербөтен система булуы күрсәтелә.


1970 елда Казанда СССР Педагогика фәннәре академиясе каршындагы Гомуми педагогика фәнни тикшеренү институтының дидактик лабораториясе ачыла, М.Мәхмүтов аның беренче мөдире була.


1975 елда «Педагогика» нәшриятында аның икенче зур монографиясе − «Проблемное обучение: основные вопросы» китабы басылып чыга, ә укытучылар арасында яхшы танылган «Современный урок. Вопросы теории» китабы  Н.Крупская исемендәге премиягә лаек була.


М.Мәхмүтов Казанда СССР Фәннәр академиясенең һөнәри-техник педагогика фәнни тикшеренү институтын төзүгә зур өлеш кертә. Илдә гомуми урта белем бирү, халык хуҗалыгы өчен югары әзерлекле эшче кадрлар кирәклеге яңа төр уку йортларын − урта һөнәри-техник училищелар булдыру ихтыяҗын тудыра. Педагог галимнәр алдына гомуми һөнәри белем бирүне өйрәнү проблемасы килеп баса. Бу юнәлеш белән җитәкчелек итү Мирза Мәхмүтовка тапшырыла. Атаклы педагогның төрле өлкәләрдә энциклопедик белеме, оештыру тәҗрибәсе һәм зур абруе булу аңа бик тиз арада иҗади тикшеренүчеләр коллективын тупларга һәм илдәге һөнәри-техник белем дидактикасы һәм методикасы буенча күп кенә төп юнәлешләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ул әлеге институтка 17 ел буе җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә кырыктан артык кандидатлык һәм 10 докторлык диссертациясе яклана.


1989 елдан башлап академик Мирза Мәхмүтов яңача югары белем бирүне оештыру проблемалары белән шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсендә Казанда Татарстан-Америка төбәк институты ачыла. М.Мәхмүтов Д.Шакирова белән берлектә шул уку йорты өчен яңа уку программалары төзү, үзенчәлекле укыту технологияләрен эшләү белән шөгыльләнә.


М.Мәхмүтовның теоретик хезмәтләре, аның фәнни мәктәбе Россиядә һәм башка илләрдә киң танылды. Ул – 500дән артык гыйльми хезмәт авторы, Татарстан   Фәннәр академиясен төзү инициаторларының берсе.


Соңгы елларда М.Мәхмүтов белемен һәм тәҗрибәсен «Мир ислама» китабын язуга юнәлтте. Бу китапта Көнчыгыш гарәп илләрендә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә социаль, икътисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә барган тенденцияләр ачыклана, бүгенге дөньяда Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре арасында булган каршылыклар өйрәнелә.


Мирза Исмаил улы Мәхмүтовның игелекле хезмәте һәм актив эшчәнлеге хөкүмәтебез һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Ул күп кенә премияләр, орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Шулар арасында Ленин, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе  орденнары бар.


Соңгы елларда, каты авыруына да карамастан, М.Мәхмүтов ислам китабын тәмамлады, милләт һәм аның язмышы өчен борчылып язган мәкаләләр язуын дәвам итте, соңгы сәгатенә кадәр көчле ихтыярлы, интеллигентлы, үтә түземле, сабыр   булып калды.


Шундый катлаулы һәм авыр тормыш юлын үткән, татарларга хас тырышлык белән югары дәрәҗәләргә ирешкән, халкыбызга һәм Татарстаныбызга тугры хезмәт иткән  күренекле шәхес Мирза Исмаил улы Мәхмүтов алдында баш иясе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ