Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов һәм Медведев Татарстанда медицина, мәгариф оешмаларын төзекләндерүне карады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда мәгариф, медицина, юлларны һәм ишегалларын төзекләндерү өлкәсендә тормышка аша торган программаларны кара...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда мәгариф, медицина, юлларны һәм ишегалларын төзекләндерү өлкәсендә тормышка аша торган программаларны карады.



Очрашу барышында Премьер-министр Казанда студентларны җәлеп итү өчен яхшы шартлар булуын белдерде. «Илдә һәм республикада гамәлгә аша торган эре мәгариф программаларына, аерым алганда, яңа мәктәпләр салу, мәктәпләрдәге капиталь ремонт, шулай ук ишегалларын тәртипкә китерү, медицина оешмаларын һәм медицина хезмәте челтәрен үстерү программаларына тукталасы килә», - диде Медведев.


Рөстәм Миңнеханов республикада мәкәтәпләрне төзекләндерү программасының быел төгәлләнәүен белдерде. Хәзер Татарстан хөкүмәте мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларын ремонтлауга күчте. Шулай ук республика президенты 2 ел эчендә барлык шифаханәләр тәртипкә китереләчәген белдерде, бу - 197 объект дигән сүз.


Аеруча игътибар,Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада юлларны, ишегалларын төзекләндерү һәм иҗтимагый киңлекне үстерү мәсьәләсенә бирелә.


«Бүген республикада 30 га якын программа тормышка ашырыла. Татарстанның тулаем төбәк продукты күләменең үсеше 4,2 процентны тәшкил итә, керем чыганаклары безнең яктан шулай ук яхшы форамалашкан, шуңа күрә барлык куйган бурычны үти алуга өметләнәбез», – дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.


Республика башлыгы Татарстанда лицей һәм ресурс үзәкләрне үстерү өлкәсендә зур эш алып барылганлыгын белдерде. Республикада 20 заманча ресурс үзәге эшли, тагын 5 объектны быел ачу ниятләнә. Барлыгы республикада 30 ресурс үзәге булачак.


Президент шулай ук Татарстанга «Иҗтимагый тирәлек» программасында катнашу мөмкинлеге биргән өчен хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде. «Бездә әлеге программа өч ел бара, быел без федераль ярдәм дә алачакбыз», – диде ул.






"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ