Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслимдә III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды (ФОТО)

25 нче март көнне Мөслимдә чираттагы III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды.Укуларның максаты Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар...

25 нче март көнне Мөслимдә чираттагы III республикакүләм “Фоат Садриев укулары” узды.


Укуларның максаты Мөслим төбәге әдипләре, күренекле шәхесләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау иде. Әлеге укулар “ТАТМЕДИА” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы “Мәгариф” журналы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмдә “Мәгариф” журналы редакциясе директоры урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов,  Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Фоат Садриев, Факил Сафин, Айдар Хәлим, Роза Хәбибуллина  һәм ветеран укытучылар катнашты.


 Укуларда республиканың төрле районнарыннан килгән барлыгы 25 укучы, 35 укытучы, 4 секциягә бүленеп, үзләренең фәнни эзләнү,  проект эшләрен, мастер-класс, презентацияләрен  тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Мәгариф” журналы,  Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсе  белән берлектә әзерләнгән дипломнар, сертификатлар тапшырылды.


садри1 садри4 садри5


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ