Логотип Магариф уку
Цитата:

27 сентябрьдә Биектауда «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең финалы узды

27 сентябрьдә Биектау районында ТР Мәгариф һәм фәнминистрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкармакомитеты, «Мәгариф», Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы– 2024» республика бәйгесенең финалы узды.Конкурсантлар бер гасырлык тарихы булган Ямаширмә уртамәктәбендә, «Йолдыз» балалар бакчасында ачык дәрес һәм шөгыль күрсәтте.

Быел әлеге конкурста республикабыз районнарыннан 100гә якын конкурсант катнашты. Беренче этапта педагоглар һәмтәрбиячеләр иҗади эш юлласа, икенче этапка сайлапалынган 30 мөгаллим һәм тәрбияче дәрес яки дәрестән тышчара белән көч сынашты. Йомгаклау турына 8 укытучы, бер укытучы-логопед һәм 3 тәрбияче катнаша. Конкурсныүткәрүнең максаты  Татарстан районнарында югары һөнәри осталыкка ия булган укытучыларны ачыклау, авыл мөгаллимнәренең абруен күтәрү, үзара һөнәри тәҗрибә уртаклашу, – дип билгеләп үттеләр бәйгене оештыручылар.

Конкурста катнашкан  Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Әмир кызы Мостафина, Арча районы Сеҗе мәктәбенең сәнгать укытучысы Нурзилә Минһаҗева, Буа районы Кыят урта мәктәбенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Гөлия Низамова, Кайбыч районы Бәрлебаш төп мәктәбенең география укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина  Сәмигуллина, Актаныш районы Сәләтәле балалар өчен гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы Румия Темел, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия  Шакирова, Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы Екатерина Цыкина;  Биектау районы Ямаширмә авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Гыйләҗева, Әлки районы Базарлы Матак авылы балалар бакчасы укытучы-логопеды Наталья  Коновалова, Әгерҗедәге 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Нургалиева, Апас районы Борнаш авылы бакчасы тәрбиячесе Алсу Шәйхетдиновайомгаклау турын да уңышлы үтте. 

       «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесенең абсолют җиңүчесенә 50 мең  сум, II урынга – 30 мең, III урынга 20 мең сум күләмендә, шулай ук 5 номинациядә 10 ар мең сумлык кызыксындыру премиясе бирү вәгъдә ителде.  Рус һәм татар төркемендә эшләүче тәрбиячеләр «Иң яхшы тәрбияче – 2024» махсус номинациясе буенча билгеләп үтеләчәк. Бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә җиңүчеләр белән традицион очрашу вакытында тапшырачак.

Шунсын да әйтик: «Авыл укытучысы – 2024» бәйгесендә катнашучыларның эшләрен ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты,  Татарстанның халык укытучысы, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Рәсимә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Танылган мөгаллимә үзе дә  Ямаширмә урта мәктәбендә белем алган.

                                        Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ