Логотип Магариф уку
Цитата:

Дин телне сакларга кушамы?

«Өйдә татарча сөйләшсәк, әти өстәлгә бер генә суга иде. «Өйрәнмәгез, сезгә кирәк булмый ул», – дип тукып торды.

  • Аның фикеренчә, киләчәктә илдә бары тик рус теле генә калачак иде. Шуңа ул балаларының башына, үзе әйткәнчә, «чүп-чар» тутырмау ягында булды. Бер сынаудыр инде, язмыш мине туган телемне белү зарурлыгына китерә дә куя, китерә дә куя. Эх, балачакта өйрәткән булсалар, дип уфтанам. Ни татар, ни рус булып яшәү бер дә җиңел түгел ул...», - дигән иде лаеклы чыккач дини гыйлем эстәргә ниятләп бер ханым.

Бер уйласаң, бу хәлгә гаҗәпләнәсе дә юк, тәмам күнегеп беттек инде. Шунысы гына бераз сәер: әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан-буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз. Динебездә дә бу мәсьәләгә җавап бик аңлаешлы югыйсә. Коръән-Кәримнең «Әл-Хүҗүрат» сүрәсендә (13 аять): «Әй адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне ир һәм хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашсыннар дип, сезне кавемнәргә һәм кабиләләргә аердык... » – диелгән. Кабиләгә яки бер җиргә тупланып яшәгән, уртак теле һәм гореф-гадәтләре булган кешеләр төркеменә аерган. Тәфсир галимнәре бу аятьне кешенең үз нәсел-нәсәбен белергә тиешлегенә дәлил дип саный.

Аллаһ Тәгалә нәсел-нәсәбебезне сакларга кушкан. Кайсы кавем, милләтнең теле күбрәк кулланылышта булса, шуны өйрәнегез, димәгән бит. Шулай ук, кайбер ата-аналар уйлаганча, тел белү акча, дәрәҗә, гомумән, уңышка ирешүгә сәбәпче була дип тә аңлатмый динебез. Ә болай аңлата.

Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең бер хәдисендә балага җан өрелгәннән соң, фәрештәгә дүрт төрле нәрсә язарга боерылуы (аның ризыгы, гомер озынлыгы, гамәлләре, бәхетле яки бәхетсез булачагы) хакында хәбәр итә. «Сиңа киләсе ризык, аннан качсаң да, артыңнан куып тотар» , диләр. Хак әйтелгән, чөнки ана карынында яткан чагында ук язылган ризыгы   («ризык» сүзенә матди байлык та керә) кешегә барыбер килеп ирешә. Әтисе өстәлгә сугып туган телендә сөйләшүдән тыйган булса да, булмаса да килә.

«Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып була соң?» – дигән фикердә торган ата-аналар элек тә булган, хәзер дә бар. Алар балаларын туган теленнән мәхрүм итүне бернигә дә санамый...

 

Сәхифә ТР Диния нәзарәте белән бергәлектә әзерләнде

Нурия ӘЛМИЕВА

Фотоru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ