Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә һәм мәктәп театрларының II Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу этаплары

Катнашу өчен барлыгы 70 гариза кабул ителде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының катнашучыларын сайлап алу этаплары старт ала. Бәйге Россиядә Гаилә елына багышлана дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын берләштергән әлеге фестиваль Татарстанда икенче тапкыр уздырыла. Аны Тинчурин театры Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителде. Барлыгы 70 гариза килде. Алар арасында Буа, Мөслим, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Әтнә, Ютазы, Тәтеш, Апас, Лаеш, Теләче, Биектау, Алексеевск, Балтач, Әлки, Сарман, Чистай, Актаныш, Чирмешән районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре, шулай ук Удмуртиянең Ижау шәһәреннән гаилә һәм мәктәп театрлары бар.

Бәйгедә катнаша торган мәктәп һәм гаилә театрлары спектакльләрен жюри октябрь ахыры – ноябрь башында караячак.

 

Сайлап  алу этаплары графигы:

 

26 октябрь – 9.00-11.00

28 октябрь – 9.00-11.00

29 октябрь – 9.00-11.00

30 октябрь – 9.00-12.00

31 октябрь – 9.00-11.00

1 ноябрь – 9.00-11.00

 

Бәйге дәвамында катнашучылар һәм җанатарлар арасында смарт-сәгать. портатив колонка, чыбыксыз, зур колакчыннар, портатив аккумулятор (power bank) уйнатылачак. Фестиваль 8 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне Тинчурин театры шефлыкка алачак.

Искәртеп узыйк, фестиваль Тинчурин театры белән мәктәпләр арасындагы бәйләнешне ныгыту, талантлы татар яшьләрен ачыклау һәм аларга үсештә ярдәм итү, балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, татар теленә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Фестиваль нигезләмәсе: https://clck.ru/3E2b6C

Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ