24 август 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә ясалма фәһем буенча яңа курс кертеләчәк
Россия мәктәпләрендә 2026/27 уку елының икенче чирегеннән «Ясалма фәһем һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы» дигән дәрестән тыш курс укытыла башларга мөмкин. Бу тәкъдимне РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хуплаган.
-
Журналистлар галимнәр белән очрашты
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Фән һәм технологияләр унъеллыгы уңаеннан Татарстанда фәнни-технологик үсешне яктырту» семинары узды. Семинарны ТР ФАнең социаль-икътисади фәннәр бүлеге академик-секретаре, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева алып барды. Сәламләү сүзе һәм Татарстанның фәнни-технологик үсеше турындагы доклад белән ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Семинарда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президентлары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бүлекчәләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе институтлары һәм үзәкләре, Татарстан Республикасы Фән һәм технологияләр фонды җитәкчеләре, массакүләм коммуникацияләр тармагы вәкилләре чыгышлары яңгырады.
-
«Татар кызы – 2026». Ярымфинал
Казанга дөньякүләм «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналистлары – дөньяның төрле төбәгеннән иң чибәр, иң булган 26 татар кызы җыелды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәктәпләрдә кыңгырау урынына музыка яңгыраячак
Сентябрь аенда мәктәпләрдә төрле буыннарга таныш җырлар һәм хәзерге заман композицияләре яңгыраячак.




