13 октябрь 2026 яңалыклары
-
Казанда кино музее күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасы Милли музеенда Дәүләт үзәк кино музееның «Кинопленка юлы» күргәзмәсе эшли башлады. Проект төп тарихи процессларның чагылышы буларак үзебезнең ил киносының йөз елдан артык тарихын тәкъдим итә.
-
Халыкара фәнни-гамәли конференция узды
7–11 октябрьдә ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗанова Карачай-Чиркәс Республикасының Черкесск шәһәрендә оештырылган «Нугайлар: XXI гасыр. Тарих. Тел. Мәдәният: тамырлардан – киләчәккә» дип аталган lV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында уздырылган чараларда катнаша.




