24 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Дәресләр программасы Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән.
-
Гаилә мәгълүмат базасы эшли башлады
Россия гаиләләренә ярдәм итү, социаль өлкәдәге уңай тәҗрибәләрне тарату максатыннан, «Россия төбәкләре – балалы гаиләләргә ярдәм» Бөтенроссия мәгълүмат базасы эшли башлады. Әлеге ресурс төбәкләрдә һәм муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылган нәтиҗәле социаль проектлар, гаиләләргә ярдәм чаралары һәм дәүләт органнары эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирә.




