Логотип Магариф уку
Цитата:

Эссе көннәрдә урманнарда аеруча сак булыгыз!

Татарстанда һава температурасы шактый күтәрелде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алда торган көннәргә дә фаразы шундый. Бу исә янгын чыгу ихтималын да арттыра. Шуңа күрә табигатьтә йөргәндә ут белән аеруча сак эш итәргә кирәк.


Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны салу һәм яңарту эшләре төгәлләнде. Мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, быел барлыгы 2271,6 км яңа полоса булдырылган һәм 4515,4 км озынлыктагысы карап чыгылган.

«Хәзерге вакытта урман тармагы белгечләре тарафыннан янгынга каршы юллар төзү һәм реконструкцияләү, урманнарга килүче гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү һәм янгынга каршы тематикага мәгълүмати стендлар урнаштыру буенча эшләр алып барыла, – дип сөйләде сектор мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Бу чараларның барысы да урман янгыннарын кисәтүгә, аларның таралуын чикләүгә һәм алар белән уңышлы көрәшне тәэмин итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән».

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

2024 елның 12–17 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычлыгы аеруча көтелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, урманнарда катгый тыела:
- калдыру, чүп-чарны яндыру яки коры үләнне яндыру;
 - янгын куркынычлы сезонда һәм җиһазландырылмаган урыннарда учаклар ягу;
- җиргә сүнмәгән шырпы һәм тәмәкеләр ташларга;
- очкыннар чыгаручы ватык транспортны куллану;
- пиротехника кулланырга.

Әгәр дә сез урманда яки урман массивлары янында янгынның шаһиты булсагыз, бу хакта 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ