Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь кияүләрне кәләш сайларга өйрәтәләр

Татарстан Диния нәзарәте «Яшь кияү» укыту курсы игълан итте. Биредә яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм итәчәкләр, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Кемнәр катнаша ала?

1 апрельдән 20 майга кадәр дәвам итәчәк курста 18 яшьтән өлкәнрәк мөселманнар катнаша ала. Сигез атналык программа Аллаһы Тәгалә кануннары буенча ныклы гаилә коруны максат итеп куйган һәм исламда танышу, никах килешүе һәм хәләл җефете белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы сорауларга җавап эзләгән егетләр өчен төзелгән.

Нәрсә өйрәнәчәкләр?

 Белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән. Яшьләр дәресләрдә никах турында белем туплаячак, шулай ук хәләл җефетен дөрес сайларга,  эш-гамәле белән аны кызыксындырырга, гаилә тормышында карарлар кабул итәргә өйрәнәчәкләр.

Кемнәр укыта?

Мөселманнар академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир һәм хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһәр, никахлашу өчен хәерле хатын-кызны сайлау, яшь гаиләгә хас проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә.

Ниләр көтелә?

Проектта катнашучыларны Казанның төрле урыннарында кызыклы очрашулар, видео һәм текстлар аша мәгълүмат алуга корылган дәресләр, марафоннар һәм практикумнар һ.б. көтә.

Әлеге рәсемне Ясалма фәһем ясады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ