Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узачак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә.

5-8 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә.

Чара Россия Федерациясе төбәкләренең мәгариф идарәсе органнары белән төзелгән белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру, туган (татар) телнең дәрәҗәсен һәм укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. 
Олимпиадада Россиянең 22 төбәгеннән 8 – 11нче сыйныф укучылары катнаша ала. 

6-7 нче февраль көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында Олимпиаданың Гаилә елына багышланган сөйләм туры (нәфис сүз) узачак. Шулай ук катнашучылар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышуны үз эченә алган мәдәни-экскурсион программа, Г.Камал һәм К.Тинчурин театрларында спектакльләр карау каралган.

Олимпиаданың ябылу тантанасы 2024 елның 7 февралендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтәчәк.

Фәния Лотфуллина 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ