«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла»
«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» Бөтенроссия белем бирү инициативасы яңа сезон башлануы турында игълан итте.
«Сириус. Җәй: үз проектыңны башла» Бөтенроссия белем бирү инициативасы яңа сезон башлануы турында игълан итте. Инициативаның республика операторы – Талантлар университеты. Әлеге программа яшь талантларга проектлар аша әйдәп баручы компанияләр һәм Россиянең фәнни оешмалары куйган бурычларны үтәргә, тәҗрибә алырга уникаль мөмкинлек бирә. Проектта катнашучыларга төбәк югары уку йортлары студентлары ярдәм итәчәк. Мәктәп укучылары өчен бу үз һөнәреңне табар өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора. Программаны үтүчеләр үз эшләрен «Большие вызовы» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсына юлларга мөмкин.
Проектка 25 октябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә була: https://clc.to/SL_Reg_Uchastnik_25-26. Программаны гамәлгә ашыру вакыты – 2025 елның 1 ноябреннән 2026 елның апрель ахырына кадәр. Йомгаклау – 15 майдан соң.
Сорауларны 7 (999) 163-81-93 телефоны аша, шулай ук Telegram: @adnabiullin аккаунты аша юлларга мөмкин.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан





Комментарийлар